Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов республикада инфраструктура үсеше буенча йөкләмәләр бирде

Татарстанда пространство үсеше институты булдырылачак, ул төзелә торган торак массивларның социаль инфраструктурасын анализлау һәм исәпләү белән шөгыльләнәчәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре буенча республика җитәкчесе берничә йөкләмә бирде. Бу турыда “Татар-информ” МА ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Беренчесе - тиешле инфраструктура булмаган шәһәрләрдә балаларны мәктәпләргә өстәмә рәвештә ташуны тәэмин итү. Шул ук вакытта Президент балаларны ташу вакытында куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Икенчесе - мәктәпләрнең кирәк-яракларына анализ ясарга һәм нәтиҗәләр буенча проектлауга техник биремне рәсмиләштерүгә керешергә", - диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләренең кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр төрле районнардан килә. Мәктәпләрне төзү турындагы карар гражданнарның реаль ихтыяҗыннан, ягъни әлеге территориядә теркәлгән халык саныннан чыгып кабул ителәчәк.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, социаль инфраструктура төзүнең кирәклеге турында анализ ясау — муниципалитетларның һәм төзелеш алып барыла торган җир хуҗаларының турыдан-туры бурычы. "Татарстанда социаль инфраструктурага анализ һәм исәп-хисап ясау пространство үсеше институты тарафыннан үткәреләчәк, ул республика Президенты йөкләмәсе буенча якын көннәрдә оештырылачак. Институт, шулай ук, кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча, торак массивлар төзү буенча ревизия үткәрәчәк», — дип аңлатты Галимова.

Киләчәктә институт торак комплекслар төзегәндә мәктәпләр, транспорт инфраструктурасы, медицина һәм социаль учреждениеләргә кешеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынсын өчен, территорияләрне комплекслы үстерү буенча координация һәм контроль алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев