Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов росгвардиячеләргә 40 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды

Росгвардия ведомство төзелүнең биш еллыгы һәм илдә хокук тәртибе гаскәрләрен оештыруның 210 еллыгы уңаеннан яңа техника алды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФ Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләренә 40 яңа автомобиль ачкычлары тапшырды, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА.

Тантана Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексы каршында узды. Ул ведомство төзелүнең биш еллыгына һәм илдә хокук тәртибе гаскәрләрен оештыруның 210 еллыгына багышланган иде, алар иртәгә, 27 мартта билгеләп үтеләчәк.

«Сезнең һөнәри бәйрәмегез алдыннан республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән сезгә хезмәтегез һәм республикада хокук тәртибен һәм тотрыклылыкны тәэмин итүдә Росгвардия зур роль уйнаган чаралар өчен рәхмәт белдерәм. ТАССРның йөз еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү, җирле хакимият органнарына сайлаулар - болар барысы да югары оештыру дәрәҗәсендә узды», — дип мөрәҗәгать итте росгвардиячеләргә Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты шулай ук хокук сакчыларына көндәлек хезмәтләре, бигрәк тә — коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын тәэмин итүдә катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Ведомствоның автопаркы илдә җитештерелгән 40 автомобиль белән тулыланды. Болар - 19 «Лада Веста» машинасы, 20 «Лада Гранта» һәм бер «Луидор» микроавтобусы. Автоларны Казан һәм Яр Чаллы Росгвардиясенең махсус бүлекчәләре, шулай ук лицензия-рөхсәт эшләре бүлекчәләре арасында бүлештеләр.

Автомобильләр халык өчен кирәкле барлык җиһазлар, шул исәптән тавыш һәм ут сигналлары белән җиһазландырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев