Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы чыгышын Мәскәүдә тыңлый

Татарстан Президенты бүген Мәскәүгә эшлекле сәфәр белән бара.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасы  чыгышын Мәскәүдә тыңлый. Чара көндезге уникедә «Манеж» күргәзмәләр залында була. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Юллама тантанасына 1,3 мең кеше килә. Алар арасында Россия Хөкүмәте, Дәүләт Думасы, Россия Федерация Советы вәкилләре, төбәк җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре була.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә «КАМАЗ» йөк машиналары җитештерә торган заводның беренче директоры Лев Васильев белән очраша.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: