Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Совет халкының бөек батырлыгы турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак

Совет халкының бөек батырлыгы турындагы хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Меңьеллык мәйданында узган Җиңү Парадында хәбәр итте.

Республика җитәкчесе әйткәнчә, 76 ел элек Берлинда рейхстагка совет сугышчылары Җиңү Байрагын элгәгәннәр. «Бу нацизмның соңгы һәлакәте һәм кешелек тарихында иң канкойгыч сугыш тәмамлану символы булды", - дип билгеләп үтте ул.

 

9 Майда, «бу изге көндә», һәркем да сугышта катнашкан, фронтта һәлак булган һәм тылда йокысыз, ялсыз хезмәт куйган кешеләргә  хөрмәт күрсәтәләр, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. «Сез бөек батырлык кылдыгыз, без моны беркайчан да онытмабыз. Сезнең алда баш иябез, Бөек Җиңү өчен чиксез хөрмәт. Сез бабаларыбызның батырлыклары онытылмасын, ә безнең гражданнар көчле һәм чәчәк аткан илдә яшәсен өчен барысын да эшләдегез», — диде ул Бөек Ватан сугышы ветераннарына.

 

Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә,геройлар буынының данлы хәрби традицияләрен Россия армиясе лаеклы дәвам итә". «Югары баш командующий Владимир Путин җитәкчелегендә илнең оборона куәте, РФ Кораллы Көчләренең хәрби потенциалы һәм абруе үсә», — дип өстәде ул.

 

Рөстәм Миңнеханов ветераннарга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләде. «Без яу кырында һәлак булучылар алдында баш иябез", - дип тәмамлады ул.

Казанда Җиңү көнен бәйрәм итүнең төп урыны - Меңьеллык мәйданы булды. Биредә 2 меңнән артык хәрби, курсант, кадетлар һәм суворовчылар, шулай ук хәрби техника, Т-34 танклары һәм ИС узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев