Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча утырышта катнашты

Россия гаиләләренең мәнфәгатьләре, иминлеге беренче урында булырга тиеш, диде Россия Президенты.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә,  бүген Россия Федерациясе Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышын уздырды. Утырышта видеоконференция режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет федераль дәүләт хакимияте органнары, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, фәнни һәм башка оешмалар арасында хезмәттәшлекне тәэмин итү максатларында төзелгән РФ Президенты каршындагы киңәшләшү органы булып тора.
Владимир Путин хәбәр иткәнчә, стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның бүгенге көн тәртибе әһәмиятле, принципиаль мәсьәләләргә багышлана.
-Хөкүмәттәге хезмәттәшләребез, парламентарийлар, төбәкләр җитәкчеләре, эшлекле һәм иҗтимагый берләшмәләр белән бергә, без ил үсешенең төп юнәлешләре турында фикер алышачакбыз, ә аларны берләштерүче бурыч - гражданнарның тормыш сыйфатын арттыру, - диде РФ Президенты.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: