Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын хатлар язышу акциясенә кушылырга чакырды

Акциядә катнашу өчен хат язарга һәм #хатларязыгыз хештегы белән социаль челтәрләрдә билгеләп үтәргә кирәк.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хатлар языгыз дигән татарча язылган открыткалар җибәрү буенча акцияне хуплап, Хатлар йорты сервисыннан видеороликны үзенең инстаграм битендә урнаштырды.

Әлеге  акциянең максаты — хатлар ярдәмендә татар халкын берләштерү.

Беренче хатны Президент Рөстәм Нургалиевичка җибәрдек, һәм ул аны үзенең инстаграмында бастырды. Бу безнең проект өчен үзенә күрә хәер-фатиха булды", - дип уртаклаштылар берләшмәдә.

Хатлар йорты”нда Россиянең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән татар халкының күренекле вәкилләренә тагын 99 хат җибәрү турында ният туа һәм тормышка ашырыла башлый.

Алга таба татарстанлыларны акциягә кушылырга һәм шул рәвешле яңа дуслар табарга чакыралар.

Хатлар языгыз, #хатларязыгыз хештегы куегыз һәм социаль челтәрләрдә безне билгеләп үтегез, — дип өндиләр Хатлар йортыберләшмәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев