Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрен комплекслы үстерү бурычы куйды

"Яшәгән җиремдә эшлим" дигән принцип буенча яңа эш урыннары булдырылырга тиеш”, - диде Президент.

Республика хөкүмәтенә, муниципаль берәмлекләр советы белән берлектә, территориаль планлаштыруның агломерация документларын бердәм әзерләүне тәэмин итәргә, шулай ук территорияне комплекслы үстерү белән идарә итүнең нәтиҗәле механизмын эшләргә кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде.

«Бу сәнәгать мәйданчыклары булдырып,  яңа эш урыннары ачарга мөмкинлек бирәчәк. Комплекслы үсеш буенча шундый ук бурыч кече шәһәрләргә һәм авыл җирлекләренә дә кагыла", - диде ул.

Республика алдында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча җитди бурыч тора. Бу эшкә торак тапшыруны арттыру гына түгел, социаль, транспорт, инженерлык инфраструктурасы объектларын төзү, шулай ук эш урыннары булдыру ягыннан да комплекслы якын килергә кирәк, дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: