Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанның киләчәге яшь белгечләрдә”

13 мартта Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика студентлары конгрессы пленар утырышы узды. Анда Зәйдән политехник колледжның иң актив студентлары – Эльвина Сандимирова, Ангелина Гаффанова, Ярослав Жук, Давид Цыганов делегат булып бардылар.

Республика башлыгы чыгышында, студентларга мөрәҗәгать итеп, Татарстанның киләчәге сездә – яшь, актив белгечләрдә, диде.

“Бу матур сүзләр генә түгел. Әгәр дә дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә ул бик ерак сыман тоела иде. Әмма бүген ясалма интеллект, блокчейн — болар реаль нәрсәләр һәм аларда алга киткән яшьләр генә аңлаша ала. Республикада кабул ителгән “Стратегия 2030” Татарстанның төп кыйммәте кеше капиталы булуын билгели. Сездә булган белем, лидерлык сыйфатлары безнең республикага Россия төбәкләре арасында лидер булып калырга ярдәм итәчәк”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгының әлеге сүзләрен цитата итеп “Татар-информ” агентлыгы китерә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: