Зәй офыклары

Рөстәм Миңнеханов яңа радио эшләп китүен анонслады

«Китап» радиостанциясе FM 98,6 ешлыгында Казан территориясендә һәм Татарстанның 6 районында эшли.

Казанда яңа милли радио эшли башлады. «Китап» радиостанциясе милли музыка һәм татар сәнгать әдәбиятын яратучыларга исәпләнгән. Проектны эшләтеп җибәрү турында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов да үз инстаграм битендә язды.

"Дуслар, шатлыклы хәбәр бар! „Китап " ны хәзер укырга гына түгел, тыңларга да була», — дип язган ул.

«Китап» радиостанциясе — «Татмедиа» АҖнең яңа проекты, ул Татарстан Президенты инициативасы белән тормышка ашырылды. Бу - музыкаль, мәдәни-агарту радиосы, аның эфирында моңлылык, шлягерлыкның милли принципларына җавап бирүче җырлар һәм музыка әсәрләре трансляцияләнә. Болар - заманча җырчыларның оригиналь башкаруында балачактан һәркемгә таныш булган халык көйләре һәм классик әсәрләр.

Радионың бөтен идеясе җиде сүздән тора:”Һәр йортта таныш җырлар, милли көйләр һәм Китап". Программа тапшыру өлешендә бүгенге көндә иң актуаль булган лирик һәм сәнгать әсәрләрен трансляцияләү күздә тотыла. Шулай ук энциклопедик характердагы программалар, киңәшләр, төрле китаплардан хуҗалар һәм хуҗабикәләр өчен серләр, юмор-сатира, канатлы гыйбарәләр, тарихи программалар планлаштырылган.

Мәдәни-агарту радиостанциясенең онлайн-тапшыруы Татарстанда узган елның маенда эшләтеп җибәрелгән иде. Аны AppStore һәм Google Play операцион системаларында эшләүче смартфоннар өчен мобиль кушымталарында тыңлап була. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: