Мәктәп тәмамлаучының рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Зәй районыннан бу фән буенча имтиханны 246 укучы тапшырды, алар барысы да билгеләнгән бусаганы үтте. Иң сөенечлесе, быел 4 Зәй кызы тестны 100 баллга тапшырды. Аларның өчесе - 4нче мәктәптән Анастасия Токмакова, Алиса Герасимова, Аделина Боронина, берсе - 1нче мәктәптән Алина Волкова....
Мәктәп тәмамлаучының рус теленнән БДИ нәтиҗәләре билгеле булды. Зәй районыннан бу фән буенча имтиханны 246 укучы тапшырды, алар барысы да билгеләнгән бусаганы үтте. Иң сөенечлесе, быел 4 Зәй кызы тестны 100 баллга тапшырды. Аларның өчесе - 4нче мәктәптән Анастасия Токмакова, Алиса Герасимова, Аделина Боронина, берсе - 1нче мәктәптән Алина Волкова. Афәрин, кызлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа