Зәй офыклары

Руслан Самохин: “Төп максат - законнар үтәлешен тәэмин итү”

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Прокуратура хезмәткәрләре районыбызда законнар үтәлеше сагында торып, күзәтчелек вазифасын намус белән башкара, тормышыбызда мөһим урынны били. Алар тырышлыгы белән хезмәт хакларын вакытында түләү, кече һәм урта бизнес мәнфәгатьләре, пенсионерлар, балалар, инвалидларны яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау, җинаятьчелек, коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәш һәрдаим игътибар үзәгендә.

-2019 ел прокуратура хезмәткәрләре өчен шактый авыр ел булды. Әмма безнең коллектив аларны уңышлы башкарып чыкты. Прокуратурада хезмәт куючылар күп түгел – нибары 7 кеше. Алар арасында яшь белгечләр дә бар. Шуларның берсе - прокурор ярдәмчесе  Руслан Самохин. Ул – әзерлекле, эшенә үтә җаваплы караучы белгеч. Үз эшен яхшы белә, аның белән эшләве җиңел, -ди шәһәр прокуроры Ринат Кәримов.
Руслан Михайлович шәһәребезнең 2нче мәктәбен алтын медальгә  тәмамлаган. Мәктәптә укыган елларында ук  зирәк фикер йөртә белә ул.  Күпләр мәктәпне тәмамлаганчы кайсы юлдан китәчәкләрен белми. Ә Руслан  өлкән сыйныфларда укыганда ук нинди һөнәр сайлаячагын күзаллый һәм куйган максатына ышанычлы атлый һәм  РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтына укырга керә.  Аны ул  яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Берүк вакытта егет читтән торып Казан дәүләт финанс институтында да белем ала.
Руслан Самохин хезмәт юлын, юрист буларак, Түбән Кама тикшерү идарәсендә башлый. Биредә ул ике ел хезмәт куйганнан соң, туган шәһәренә әйләнеп кайта һәм шактый вакыт халыкка юридик хезмәтләр күрсәтү буенча шәхси практика белән шөгыльләнә. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе итеп ул узган елның август аенда билгеләнә.
Прокуратураның төп эшчәнлеге законнарның үтәлешен күзәтүдән гыйбарәт һәм монда  һәр хезмәткәрнең үз юнәлеше.
-Минем хезмәтемнең төп юнәлеше булып җинаять-суд эшләре тора, ягъни судка җибәрелүче эшләрнең законлы, хөкем карарларының нигезле булуына ирешү. Икенче юнәлеш – тиешле органнардагы исәпләү-теркәү дисциплинасы торышы. Әлеге юнәлеш үз эченә җинаятьләр кылыну турында кергән хәбәрләр буенча кабул ителгән карарларның дөреслеген тикшерүне ала. Җәза үтәтү системасында законнар үтәлеше минем эшчәнлектә тагын бер юнәлеш булып тора. Безнең төп максат – халыкка ярдәм итү, аларның хокукларын яклау, - ди ул.
Руслан Самохин аңа йөкләнгән вазифаларны яратып, намус белән башкара, законнарның үтәлеше өлкәсендә үзеннән лаеклы  өлеш кертә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: