Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Рузилә Таирова: “Мин матурлыкка гашыйк”

Шәһәребезнең  күпфатирлы йортларының ишегалларында күзләрне сөендереп үсеп утыра торган чәчәклекләр бик күп . Мин яши торган  Төзүчеләр  урамындагы 5нче йорт ишегалдында да гөрләп үсә чәчәкләр.

 Ишегалдын тәртиптә тоту өчен, матурлык тудыру теләге һәм фантазия дә җитә, - ди шушы йортта яшәүче Рузилә Таирова. – Хәлемән килгәнчә тырышам. 

Безнең йорт янында иртә яздан көзгә кадәр матур чәчәкләр үсә. Берничә ел элек безнең  йортка Таировлар гаиләсе күченеп килгән.Тормыш иптәше белән ике ул үстереп ятканда, бер ел элек зур кайгы килгән. Ире үлеп киткән.  Рузилә ГРЭСта янгын сүндерү хезмәтендә эшли. Аның биредәге хезмәт стажы 25 елдан артып китә. Элек подъезд каршында чүп үләннәре үсеп утыра иде. Ә бүген исә анда, кешеләрне сөендереп, төрле чәчәкләр үсә.

– Мин күләгәле урында бернәрсә дә үсмәс, дип уйлаган идем, бик тырышсаң, күләгәдә дә чәчәкләр үстереп була икән,– ди Рузилә Таирова.

Рузилә сүзләренә караганда, чәчәкләрне үзе  сатып ала, иртә яздан аларны өендә утырта. Яз көне исә, урамга күчерә. Ул берсе артыннан берсе чәчәк ата торган күпьеллык үсемлекләр утыртырга тырыша.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев