Зәй офыклары

Сафиннар өченче урында бара

Һәр хезмәтне башкаручылар сафы тәҗрибәле осталар белән беррәттән көчле энергияле яшьләрнең янәшәдә булуы белән ныклы. Быелгы ел урагына чыккан игенчеләрнең дә нәкъ менә шундый булуы үстерелгән икмәкнең түкми-чәчми вакытында җыелуына өмет уята. Район комбайнчылары арасында яшь ир-егетләребезнең күп булуы сөендерә. Шулар арасыннан абыйлы-энеле Айнур һәм Артур Сафиннарга аерым тукталып үтәсе...

Һәр хезмәтне башкаручылар сафы тәҗрибәле осталар белән беррәттән көчле энергияле яшьләрнең янәшәдә булуы белән ныклы. Быелгы ел урагына чыккан игенчеләрнең дә нәкъ менә шундый булуы үстерелгән икмәкнең түкми-чәчми вакытында җыелуына өмет уята. Район комбайнчылары арасында яшь ир-егетләребезнең күп булуы сөендерә. Шулар арасыннан абыйлы-энеле Айнур һәм Артур Сафиннарга аерым тукталып үтәсе килә.

Югары Пәнәче авылы егетләре икесе бер комбайнны иярлиләр. Тырыш хезмәт куюлары эзсез калмый, Сафиннар 165 гектардан 499 тонна ашлык суктырып, агрофирма буенча өченче урында баралар. Үзләре иярләгән TUCANO комбайны гына ватылмыйча эшләсен, диләр алар, тимер атларына сокланып. 26 һәм 24 яшьлек Айнур белән Артур яшь булсалар да, иген кырларында эшләү буенча инде шактый тәҗрибә туплаганнар. Районның данлыклы комбайнчысы әтиләре Айрат Сафин кул астында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләп, балачактан чыныкканнар.

- Үзем механизатор булгач, улларым нинди техникада эшләсәм дә, гел янәшәдә булдылар. "К-700" тракторы булсынмы ул, комбайнның төрле төрләреме, башка авыл хуҗалыгы техникасымы - алар белән идарә итү серләрен, аларның телен аңлауны үзем белгән кадәр өйрәтергә тырыштым аларга. Ә соңрак инде икесен дә комбайн йөртү өчен махсус таныклык алырга укыттым, егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, дигән бит безнең бабайлар. Аллага шөкер, бүген улларымның хезмәт сөючән булып үсүләренә шатланып туя алмыйм. Гел эш белән мәшгуль булулары нәтиҗәсендә тискәре гадәтләргә тартылырга вакытлары булмады. Кечесе Артур белән берничә сезон урып-җыюда катнашып, алдынгы урыннар алдык, - ди ата кеше, горурланып.

Горурланмаслык та түгел шул. Ачык, итагатьле итеп сөйләшәләр, спорт белән ныклап шөгыльләнгәнлекләре гәүдәләренә чыккан, тезелеп торган ап-ак тешләрен күрсәтеп, елмаеп кына торалар. Айнур да Артур да кечкенәдән көрәш, футбол, волейбол белән шөгыльләнеп үскәннәр. Айнур физик культура буенча югары уку йортын тәмамлаган. Бүгенге көндә Түбән Камада Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган оешмада эшли. Бер тәүлек эшләп, өч көн ял итү мөмкинлегеннән файдаланып туган төбәге басуларында урып-җыюда катнашырга алынган. Хезмәт сөючән булмаса, берьюлы ике эшне башкарырга алынмас иде. Бер булганнан бар да була дигәндәй, әле август урталарында гөрләтеп туй итү планы да бар үзенең. Барысы да яхшы гына булсын, күз тимәсен үзенә.

Ә Артурның армиядән кайтуына әле бер ай чамасы гына. 27 июньдә Ватан алдындагы изге бурычын үтәп туган йортына кайтуга, озак уйлап тормыйча, комбайнда эшләргә теләк белдереп, "Зәй" агрофирмасының "Ялкын" бүлекчәсенә килә ул. Үсмер чагыннан әтисе белән комбайн иярләгән егетне колач җәеп каршы алалар һәм төп комбайнчы итеп TUCANOга билгеләп тә куялар. Чит ил техникасында эшләү катлаулы түгелме соң дип сорыйм үзеннән.

- Киресенчә, үзебезнең совет чорының "Нива"сында өйрәнеп, чыныгып үскәннән соң, бөтен уңайлыклары булган комбайнны иярләве рәхәт кенә. Техниканы да сакларга тырышып, башка хезмәттәшләр белән үзара ярышта сынатмау нияте белән эшлибез. Әлегә иртәнге сигездән кичке сигезләргәчә эш сәгате гамәлдә, алга таба яңгырлар комачауламаса, мөмкин кадәр озаграк эшләү күздә тотыла, - ди Артур.

Армиягә кадәр инде ул Чаллыда автомобиль хуҗалыгы инженеры һөнәрен үзләштерү буенча югары белем алган. Киләчәктә туган кырларында эштән бушагач бу һөнәре буенча эшләү теләге дә зур.

Кыскасы, Югары Пәнәче егетләре тырыш хезмәт белән киләчәккә зур планнар корып яши. Аларга бары уңышлар гына юлдаш булсын, андыйлар белән аралашкач, офыклар тагын да матуррак, киңрәк күренә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: