Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Сагындырып искә төшәләр...

Һай, бу вакытның узуы. Әле кайчан гына яңа елга аяк баскан идек. Инде әкрен генә җәйгә таба барабыз. Бөек Җиңү көне алдыннан күңелдә хатирәләр яңара, шул авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән әти-әниләребез, әби-бабаларыбызны хөрмәт белән, горурланып искә алабыз.

Минем каенанам Анастасия Матвеевна Кукина (Касакина) Тукай районы Борды авылында 1920 елда туган. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга укытучылар әзерләү мәктәбендә белем ала һәм Кабан-Бастрык мәктәбенә эшкә җибәрелә. “Үземнән биек, таза балаларны укытырга туры килде. Аларның арасында “әллә мин синнән куркаммы” дип шаяртучылары да бар иде”, - дип сөйли иде ул. Минем үз әниемне ул немец теленнән укыткан. Әнием 1931елгы. Башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, лаеклы ял вакыты җиткәч тә коллектив соравы буенча хезмәтен дәвам итте. Хезмәт стажы – 38 ел. Анастасия Матвеевнаны авылда һәр буын зур хөрмәт белән искә ала. Сабырлыгы, гадилеге белән авыл халкының ихтирамын тоеп яшәде ул.

Каенатам Порфирий Николаевич белән сугыштан соң гаилә корып, 4 малай үстергәннәр. Шулар арасында мин өченче килен булып килдем Анатолийга. Беренче көнне каршы алганда керәшенчә җырлап күңелемне яулады әнием. Әлеге җыр һаман да колагымда яңгырый:

Иртәләрдә торып тышка чыксам,

Кыр үрдәге кайта бодайдан.

И бу бала безгә булсын иде диеп,

Сорап алдым сине Ходайдан.

Туйдан соң өйне җыеп, табак-савытларны җыеп куйгач, сеңлесе Варвара (шулай ук гомер буе башлангыч сыйныф укытучысы булып хезмәт куйды) белән чәй куеп, кызым, әйдә чәй эчәргә, дип дәште. Мине үз баласыдай якын күрде. Беркайчан да телгә килмәдек. Каенанам бик матур җырлый иде. Үзе дә уйлап чыгара иде. Дүрт килен бергә җыелганда үзе язган җырларны җырлап безнең күңелләрне күтәреп, безне яратуын, хөрмәт итүен белдерә иде.

Биек тауның башларында

Җәелеп ята ындыр табагы.

Карагызчы безнең киленнәргә

Алтын алкаларның сабагы, - дип җырлап без – киленнәрендә дә үзенә карата җылы хисләр калдыра, үзенә тартып тора иде.

Каенанам җитәкче урыннарда эшләүче ирнең хатыны булса да, мәктәпкә киткәнче иртүк торып мичкә яга, күмер тарткач казанда - малларга, ә табада балаларга бәрәңге пешерә иде. Эштән кайткач 5 ир-атның киемен юа, өен юа, җыештыра, малын карый,  дәфтәр тикшерә, план төзи... Шулай ук ипине, бәлешен дә сала, аның дурычмаклары бик тәмле була иде. Хәзер дә әнием турында горуланып сөйлим. Аның тырыш, намуслы хезмәте тиешенчә бәяләнгән. “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен” медале аңа 1946 елда тапшырыла. Шулай ук Җиңү юбилейлары, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да бихисап.

Бөек Җиңү көне якынлашкан көннәрдә кадерле, газиз кешеләребез бигркә тә сагындырып искә төшә. Каенанамны бу искә алуым аңа иман булып барып ирешсен иде.

Анастасия Кукина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев