Зәй офыклары

Сак булыгыз! Янгын чыгу куркынычы зур булган чор якынлаша

Агымдагы елда муниципаль районда 43 янгын очрагы теркәлгән.

Аларның сәбәпләре анализлау шуны күрсәтә, электр җиһазларын монтажлау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу аркасында – 14, ут белән сак эш итмәү сәбәпле – 15, мич җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә 10 янгын чыккан.
-Көзге-кышкы янгын куркынычы зур булган чорга керәбез. Салкынайткач, янгын чыгу куркынычы тагын да арта, аның төп сәбәбе электр приборларынан файдалану, мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу белән бәйле.
Көн саен район янгын күзәтчелеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторлары патрульгә чыгалар. Температура кимү белән, халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып җылыту мичләренең һәм төтен чыгу юлларының төзексезлеге, мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичне артык кыздыру, янып торган мичне күзәтүсез калдыру тора, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Андрей Кириллов.
Шулай ук салкыннар башлану белән, көннәр кыскару белән электр энергиясен ешрак кулланабыз, шулай ук челтәргә күп электр-көнкүреш приборлары тоташтырабыз. Шул ук вакытта, челтәрдәге берничә көнкүреш приборын да кертеп, электр үткәргечләргә артык йөкләнеш күзәтелә, нәтиҗәдә үткәргечләрдә кыза яки кыска ялганыш барлыкка килә.
Торак секторда янгыннар, шулай ук корыган үлән, чүп-чар яну очраклары ешаю сәбәпле, район янгын күзәтчелеге бүлеге түбәндәге кагыйдәләрне катгый үтәүне сорый:
- мич һәм төтен юллары торышын даими күзәтеп торыгыз, төзексезлекләрне вакытында бетерегез;
–йокларга ятар яки өйдән чыгып китәр алдыннан электр приборларын, мичне тикшерегез;
- электр үткәргечләрнең төзеклеген тикшереп торыгыз;
- балаларны караучысыз калдырмагыз.
Янгын, аның теләсә нинди билгеләре турында “01" хезмәтенә ашыгыч рәвешттә хәбәр итегез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: