Зәй офыклары

Сакланганны Аллаһ саклар

Имам-мөхтәсиб, «Ялчыгол” мәчете имамы Фатыйх хәзрәт Нуруллинның имамнар һәм районда ислам динен тотучы мөселманнарга мөрәҗәгатен тәкъдим итәбез.

- Коронавирусның кискен таралып китү куркынычы әле һаман да саклана. Шуңа күрә мәчетләрдә җомга намазларын 10-15 минуттан да арттырмыйча тәмамларга чакырам. Коронавирус йогудан шикләнгән кардәшләрнең фарыз намазын укып, сәлам биргәннән соң, кайтып китүе хәерле булыр дип уйлыйм.
Аннан мәчетләрдә битлекләр һәм шәхси намазлыклардан файдалану зарур. 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә, гомумән, мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш итәр идем. Сакланганны Аллаһ саклармын дигән бит, - диде Фатыйх хәзрәт Нуруллин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: