Зәй офыклары

Сакланганны саклый

Зәйдә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче, күпбалалы гаиләләр яшәгән йортлар һәм фатирларга автоном янгын чыгуны белдерүче җайланмалар (АПИ) кую дәвам итә.

Район янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы Андрей Кириллов һәм әлеге хезмәт инспекторы  Зөлфия Ризванова шундый җиһазны Иске Зәй бистәсендә яшәүче күпбалалы гаилә яшәгән йортта урнаштырдылар. Шунысын да әйтик, биредә 6 кеше яши, шуның 3се - бала. Улы белән яшәүче ана янына күптән түгел өч бала белән икенче гаилә күченеп килгән. Сәбәбе – балалар яшәгән агач йортта янгын чыккан, гаилә йорт-җирсез калган. Янгын чыккан йортта автоном янгын чыгуны белдерүче җайланма булу аркасында гына гаилә утта  тереләй янудан котылган.
Шунысы игътибарга лаек, янгын күзәтчелеге хезмәте хезмәткәрләре автоном янгын чыгуны белдерүче җайланмаларны (алар 4 бүлмәгә куелды)  үз хисапларына сатып алган.
Андрей Кириллов әйтүенчә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әлеге программа (җиһазлар кую) гамәлгә кергәннән алып (2015 елдан) шәһәр -районда  әлеге категория 538 гаиләгә 1907 автоном янгын чыгуны белдерүче җайланма куелган.
-Үз йортыгызда датчик урнаштырып, сез мөлкәтегезне генә түгел, тормышыгызны да саклап калачаксыз, дип ышана әйтә алам. Тәҗрибә  раслаганча, АПИ белән җиһазланган йортларда янгын һәм аны башлануга сүндерү, җиһазландырылмаган йортлар белән чагыштырганда, 8,6 тапкыр югарырак, ә кешеләр үлү ихтималы 5,5 тапкыр кимрәк. Җайланмаларны һәр йортта булдыру бурычы тора. Тик сатып алганда алданмаска, тиешле документларын карап, ышанычлы кешеләрдән генә сатып алырга кирәк. Чөнки, шул ук җиһазны арзан бәядән сатып алып, бик кыйммәткә сатып китүчеләр дә очрый. Гадәттә, өлкән яшьтәге кешеләрне алдалыйлар, - ди Андрей Кириллов.
-Сакланганны саклармын, дигән гыйбарә бар. Бик дөрес. Йортыбыз иске, тузган. Янгын чыгу куркынычы зур. Янгынны кисәтү җиһазы урнаштыруга бик сөенәм. Барлык йорт хуҗа¬лары да үз  йортлары иминлеге турында кайгыртып, фатирларына һәм йортларына шундый приборлар куйдыртсын иде, - диде хуҗабикә.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: