Зәй офыклары

Сакланганны саклый (видео)

Зәйдә өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче, күпбалалы гаиләләр яшәгән йортлар һәм фатирларга автоном янгын чыгуны белдерүче җайланмалар (АПИ) кую дәвам итә.

Бүген район янгын күзәтчелеге хезмәте башлыгы Андрей Кириллов һәм әлеге хезмәт инспекторы  Зөлфия Ризванова шундый җиһазны Иске Зәй бистәсендә күпбалалы гаилә яшәгән йортта урнаштырдылар. Шунысын да әйтик, биредә 6 кеше яши, шуның 3се - бала. Улы белән яшәүче ана янына күптән түгел өч бала белән икенче гаилә күченеп килгән. Сәбәбе – балалар яшәгән агач йортта янгын чыккан, гаилә йорт-җирсез калган. Янгын чыккан йортта автоном янгын чыгуны белдерүче җайланма булу аркасында гына гаилә утта  тереләй янудан котылган.
Шунысы игътибарга лаек, янгын күзәтчелеге хезмәте хезмәткәрләре автоном янгын чыгуны белдерүче җайланмаларны (алар 4 бүлмәгә куелды)  үз хисапларына сатып алган.
Андрей Кириллов әйтүенчә, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча әлеге программа (җиһазлар кую) гамәлгә кергәннән алып (2015 елдан) шәһәр-районда 538 әлеге категория гаиләләргә 1907 автоном янгын чыгуны белдерүче җайланма куелган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: