Зәй офыклары

“Саклаучым - яклаучым"

Туган ягы кирәк кешегә, дип юкка әйтмиләрдер. Армия хезмәтенә китүчеләргә исә туган ил, туган як аеруча кадерле, якын.

Әлеге фотосурәттә сез ике ел элек Оренбург өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең Казан тимер юл  вокзалына кайтып төшкән мизгелен күрәсез. Алар арасында Зәй егетләре Леонид Насыркин белән Азат Кашапов та бар. Алар политехник колледждан соң,  Оренбург өлкәсенең Тоцк-2 частендә 21нче укчылар бригадасында хезмәт иттеләр. Туган якка кайту мизгеле иң шатлыклы, хәтердә уелып калган  көннәребезнең берсе, ди алар. Төрле милләттән булган егетләр Казанга композитор Урал Рәшитовның “Туган як ” җырын җырлап кайтып керәләр. Әлеге җыр алар тарафыннан, гадәттәгедән башкача, ихластан башкарыла.
Бар да артта: армия хезмәтендә чыныгу алган егетләр хәзер тормышта үз урыннарын табып, төрле тармакта  ил-көнгә хезмәт итәләр, элемтәдә торалар. Армия хезмәте, һичшиксез,  кирәк, димәк. 
Тик-ток Аня Суздальцева хезмәте.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


  • https://youtu.be/HGVoUIVDbJY
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: