Зәй офыклары

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын ярты миллион тамашачы караган

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов, үз чыгышын коронавирус белән бәйле вазгыять сәбәпле онлайн формата күрсәтте, концертны карау рекордлы сан җыйган, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

 

Җырчының чыгышын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган.

Мондый масштабтагы вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда утыручылар өчен гамәлгә ашырылды. Салават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

«Бернәрсә дә зур залда барган тере концерт атмосферасын алмаштыра алмый, әмма хәзер без бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз турында уйлап, өйдә утыруыгызны сорыйм. Шулай ук чын геройларыбыз — табиблар турында да уйларга онытмагыз», — ди Салават Фәтхетдинов тамашачыларына.

Җырчының җанатарлары бу инициативаны соклану хисе белән кабул итте. Алардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Әлеге комментарийларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде — бер үк вакытта аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды.

#айдадомой

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: