Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

“СалаваТік” проекты “Ак Барс”ны хуплап клип яздырган

Төрле җәнлекләр костюмнары кигән балалар “Ак Барс чемпион” биюен башкардылар.

СалаваТік балалар видеопроекты Барсик белән бергә Ак Барсхоккейчыларын хуплау йөзеннән трек һәм клип яздырды.

Төрле җәнлекләр костюмнарын кигән биш бала Ак Барс чемпион” дигән дәртле бию башкарды. Барсик алар белән бергә биеде, әмма балаларның һәр хәрәкәтен кабатлый алмады.

Яшь блоггерларның YouTube-каналында инде 5 җыр тупланган, аларны 30 мең кеше караган.

YouTube-каналыннан тыш, СалаваТік роликлары инстаграмда @tatmedia_junior аккаунтында чыга.

СалаваТік проекты Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе ярдәмендә тормышка ашырыла. Проектның төп максаты - өлкән һәм урта буынга билгеле балалар җырларын заманча кызыклы форматка күчерү һәм аларны яңа буынга җиткерү.

Проектта кечкенә артистлар — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе балалар студиясендә шөгыльләнүчеләр катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев