Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Салихҗан бабай үзен тәрбиягә алган гаиләгә рәхмәтле

Салихҗан Гыйльфанов 2018 елдан гаиләле булды Сармашбашта Гыйниятуллиннар гаиләсендә яши.

Картлык шатлык түгел, диләр. Бигрәк тә ялгызың гомер кичерергә калса. Өлкән кеше бит әле тәрбиягә генә түгел, җылы сүзгә, якты карашка да мохтаҗ. Азмы андыйлар арабызда! Караучысыз әби-бабайларны картлар һәм инвалидлар йортлары үзләренә сыендыра анысы. Әмма гаилә җылысын берни дә алыштыра алмый. Нәкъ менә ялгыз әби-бабайларның хәленә кереп, Татарстанда  “Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә” сынау проекты тормышка ашырыла. “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” проекты кысаларында пенсия яшендәге кешеләр һәм инвалидлар гаиләле булу мөмкинлегенә ия.

Ялгыз яшәүче Салихҗан  Гыйльфанов  2018 елда гаиләле булды. Аны Сармашбашта яшәүче Гыйниятуллиннар үз гаиләләренә алдылар. 

20 апрельдә Зәйнең “Радость” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әлеге гаиләгә бардылар һәм Салихҗан Баттал улын 75 яшьлек юбилее  белән котладылар.

Гыйниятуллиннар гаиләсендә Салихҗан бабай үзен бик уңайлы хис итә. Аның үзенең аерым бүлмәсе бар, янында кайгыртучан, игътибарлы кешеләр. Аңа бигрәк тә өйдә бөтен гаилә җыела торган яллар ошый, чөнки бу көнне кунакка өлкән балалар да килә. Алсу Таһировна һәм аның ире өчен ул - әтиләрен, ә аларның балалары өчен бабаларын алыштырган кадерле кеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев