Зәй офыклары

Салкыннар әйләнеп кайта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 декабрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә. Республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Урыны белән кар ява, буран чыгу ихтималы бар. Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә һәм көндез дә 1-6 градус салкын...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 25 декабрьдә аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.

Республикада төньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Урыны белән кар ява, буран чыгу ихтималы бар.

Татарстанда уртача һава температурасына килгәндә, төнлә һәм көндез дә 1-6 градус салкын булачак. Юлларда урыны белән көчле бозлавык саклана. Казанда да һава температурасы төнлә һәм көндез бер төрле булачак - 1-4 градус салкын.

26 декабрьгә каршы төндә 4-9 градус салкын булыр дип фараз кылына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: