Зәй офыклары

Салым түләүче физик затлар игътибарына!

РФ Салым хезмәтенең Татарстан буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр итүенчә 2014 ел өчен физик затлар мөлкәтенә, транспорт һәм җир буенча салымнар түләүнең вакыты кыскарып килә. Аны 2015 елның 1 октябренә кадәр түләү зарур. 2014 елда гомуми салым суммасы 100 сумнан артмаган һәм яңа объектлар (фатир, торак йорт, җир участогы, автомобиль...

РФ Салым хезмәтенең Татарстан буенча 11нче районара инспекциясе хәбәр итүенчә 2014 ел өчен физик затлар мөлкәтенә, транспорт һәм җир буенча салымнар түләүнең вакыты кыскарып килә. Аны 2015 елның 1 октябренә кадәр түләү зарур.

2014 елда гомуми салым суммасы 100 сумнан артмаган һәм яңа объектлар (фатир, торак йорт, җир участогы, автомобиль һ.б.) сатып алмаган гражданнарга, салым органнарыннан белдерү килмәячәк. Әгәр салым суммасы 100 сумнан артып китеп, сезгә салым түләү турында белдерү килмәгән икән, салым органына мөрәҗәгать итәргә яки www.nalog.ru сайты аша "Шәхси кабинет" интернет-сервисыннан файдаланырга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: