Зәй офыклары

Самавыр янында

Иске Зәй бистәсе мәдәният йортында “Самавыр янында минем гаиләм” дип аталган тематик чара узды. Анда 1нче мәктәпнең V сыйныф укучылары катнашты.

Элек-электән самавырлы йорт - ямьлерәк, ә утлы күмер кызуыннан гөжләп утырган самавырдан ясалган чәй тәмлерәк саналган. Көнкүрешебезгә яңадан-яңа уңайлыклар үтеп кергән заманда яшәсәк тә, самавырлы табын тирәсендә җыелырга җай чыкканда күңелләр чиксез куаныч белән тула. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.
Балалар рәхәтләнеп әңгәмәләрдә катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр.
Чара  кайнап торган самавырдан пироглар белән чәй эчү белән тәмамланды.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: