Зәй офыклары

“Сандугач сайрар илем” фестивалендә Зәй балалары җиңүчеләр

Балалар сәнгать фестивалендә яшь зәйлеләр өч беренче урын, бер икенче урын яулады.

Әлмәт шәһәрендә “Татнефть” җәмгыятенең “Рухият” фонды тарафыннан оештырылучы “Сандугач сайрар илем” республикакүләм балалар сәнгате фестивале башланды. 24нче мәртәбә оештырылучы әлеге бәйгенең беренче көнендә аерым җыр башкаручылар сыналды. Анда безнең район данын “Энергетик” Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина кул астында шөгыльләнүче “Мирас” һәм “Азаль” вокаль- хореография ансамбльләре солистлары, шәһәр музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр яклады.
Нәтиҗәдә Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина рәислегендәге жюри төрле яшь номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде. Александра Шишмагаева (“Мирас”) - I дәрәҗә лауреат, Арина Бочкарева (музыка мәктәбе, педагогы Лилия Гыйлаева) - I дәрәҗә лауреат,  Миләүшә Әгъләмова (“Азаль) - I дәрәҗә лауреат, Әлфия Сираева (“Азаль”) - I I дәрәҗә лауреат, Мария Сосенкова, Ангелина Сәләхова ( музыка мәктәбе) дипломатлар булдылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: