Яңалыклар

Сандугачлар

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә керәшен халык җырларын яшь башкаручыларның “Туым жондозы” X конкурс-фестивале булып узды.

Унынчы мәртәбә үткәрелгәнгә күрә, юбилей гала-концерт буларак оештырылды. Аңа алдагы еллардагы Гран-при ияләре, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган беренче дәрәҗә лауреатлар, популяр эстрада йолдызлары, “Керәшен чибәре” конкурсында җиңүчеләр чакырылган иде.
“Туым жондозы” Казанның үзендә генә шәһәр керәшен фестивале булып башланып китсә дә, бүген ул үзенә Татарстан, шулай ук Россия төбәкләре буенча йөзләгән катнашучыны җыя. Әлеге фестивальдә җиңү яулаучылар бүгенге көндә эстрадада үз урыннарын табалар. Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров, Алинә Әхмәтшина (Майорова)  һ.б. бар.
Мәктәбебезнең “Сандугач” керәшен фольклор балалар ансамбле дә Казанга “Туым жондозы”ның гала-концертында катнашырга чакыру алды. Чөнки алдагы елларда ансамбль ике ел рәттән беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган иде. Балалар чакыру алгач шатландылар һәм бик тырышып чыгыш ясарга әзерләнделәр.
13 гыйнварда ансамбль Казанга фестивальгә юл алды. Аларны Казанда бик җылы каршы алдылар. Ансамбльгә йөрүче балалар ике номинациядә чыгыш ясады. Беренчесе – “Сарсаз сандугачлары” триосы. Солистлары – Елена Мартемьянова, Алексей Краснов, Юлия Мартемьянова. Икенчесе – “Сандугач” ансамбле. Солистлары – Елена Мартемьянова, Вероника Павлова, Диана Карабашева, Мария Абдулова, Юлия Мартемьянова, Надежда Минеева, Ильмир Романов, Марсель Халиков, Нәфис Нурхәмәтов, Алексей Краснов, Ильвина Гыйззәтуллина. Ансамбль - ”Безнең авыл” җыры, ә трио “Керәшен такмаклары”н җырладылар. Казан халкы һәм килгән кунаклар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмде.
“Сандугачлар” ансамбле һәм “Сарсаз сандугачлары” триосы лауреат Дипломнары белән бүләкләнде. Ә ансамбль җитәкчесе Петр Утяганов этник мәдәниятне үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Рәхмәт хаты һәм Казан театр училищесы директоры Г.  Х. Мөбәракшин исеменнән “Керәшен халык  җырларын иң оста башкаручы” номинациясендә җиңүче Дипломы белән бүләкләнде.
Шулай ук бу уку елы башында мәктәбебез район башлыгы грантын да откан иде. Ул грант ансамблгә йөрүчеләргә  киемнәр тектерүгә тотылачак. Бүгенге көндә киемнәргә заказ бирелде инде.
Ансамбльгә иҗади уңышлар, яңа үрләр яулауларын теләп калабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Сандугачлар
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар