Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Саратовта узган студент отрядлары киңәшмәсендә Зәй яшьләре дә катнашты

Зәй студентлар отрядлары штабын Данила Багурин, Аделия Борһанова тәкъдим иттеләр.

26-28 мартта Саратов шәһәрендә Идел буе федераль округының студентлар отрядлары штаблары җитәкчеләренең округ мәктәбе узды. Мәктәптә күп милләтле округның 14 төбәгеннән - 230, Татарстаннан 45 студент катнашты. Зәй студентлар отрядлары штабын Данила Багурин, Аделия Борһанова тәкъдим иттеләр.

Студентлар отрядлары командирлары һәм комиссарлары лекцияләр, тренинглар һәм мастер-классларда катнаштылар. Соңыннан лекцияләр курсын үзләштерүчеләр йомгаклау тесты уздылар, аның нәтиҗәләре буенча  сертификат алдылар.

Данила белән Аделия укулардан кайткач, аннан алган хис-тәэсирләре белән уртаклаштылар.

“Мин Идел буе округы студентлар отряды мәктәбендә беренче мәртәбә катнаштым. Мин үзем өчен яңалыклар ачу, яңа белемнәр алу, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска тырышам, әлеге мәктәп кысаларында яңа дусларым да барлыкка килде”, -ди Аделия.

“Бу өч көндә  без бик күп уңай тәэсирләр алдык, үз эшләре белән янучы, үз  тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган кешеләрдән күп нәрсәләргә өйрәндек. Һәм аларның кайберләре студентлар отрядлары эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында уйланырга мәҗбүр итте”, -ди Данила.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев