Зәй офыклары

Сарманда зона киңәшмәсе бара

Бүген Сарманда авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона семинар-киңәшмәсе уза.

 Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре, ундүрт муниципаль районның башлыклары, авыл хуҗалыгы, кооперация өлкәсе хезмәткәрләре, фермерлар катнаша. Зәйдән аңа район башлыгы Разиф Кәримов, аның урынбасары Валерий Акатьев, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Атлас Галиәхмәтов, җирлек башлыклары чакырулы. Утырыш эше ярминкә белән башланып китте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: