Зәй офыклары

Сармашбаш егете Айнур

Сармашбаш авылы егете Айнур Гыйниятуллин күп балалы гаиләдән. Мәктәптән соң политехник колледжда тракторчы-машинист һөнәрен үзләштерә. Мәктәптә һәм колледжда укыганда комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

Айнур армия сафларына узган яз алынды. Самара өлкәсе Кряж поселогында элемтәче булып хезмәт итә. Әнисе Алсу ханым әйтүенчә, Айнур зарланмый, солдат мәктәбен яхшы үтә. Намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатларына ия булган. Айнур быел яз армия сафларыннан кайтып, янә комбайнга утырырга хыяллана. Авылын, җир эшен ярата солдат.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: