Зәй офыклары

Сармашбашта авыл туризмын үстерү мөмкин

«Үз илемдә ямьле миңа» проекты кысаларында чираттагы сәфәребез Сармашбаш авылына юл тота.

Районыбызның шактый авылында авыл туризмы булырдай объектлар,  гаилә һәм крестьян-фермерлык хуҗалыклары бар. Нәкъ менә шулар  салаларны саклый да инде.   
“Үз илемдә ямьле миңа” проекты   кысаларында чираттагы шундый сәфәребез Сармашбаш авылына кылына. Район үзәгеннән дүрт дистә чакрым ераклыктагы сала туризмы турында визуаль “экотуризм” оештырыла. Сезгә дә кызыклы һәм файдалы булыр ул “сәфәр”.
Сармашбаш җирлегенә кергән авыллар табигатьнең гаҗәеп матур, таулы, урманлы урыннарына утырган. Әлеге авыллар чишмә-күлләргә, сулыкларга бай, биредә чишмәләр караулы. Сармашбашта өч гаиләдә кече ферма исәпләнә.  Кортчылык, яшелчәчелек, чәчәк үстерү белән шөгыльләнүчеләр дә бар.. Колхозларны эреләндерүгә кадәр, әлеге җирлеккә Степановка, Натальевка. Екатериновка, Калиновка, Яңа Федоровка авыллары да караган булган. Бүгенге көндә җирлек биләмәсендә  Сармашбаш, Кәдек, Федоровка авыллары гына бар. Кыскасы, җирлекнең һәр авылы тарихы, үткәне гыйбрәтле.

Мәчетебезгә сукмак  өзелмәсен

Мәчетле авыл иманлы авыл, диюләре хак. Сармашбашта ул нәкь авыл уртасында урнашкан. Җыйнак кына агач гыйбадәтханәгә кайсы тарафтан карасаң да, мәчет үзе, манарасы, ае иман нуры чәчеп балкып тора. Гомумән, ул һәряктан муафыйк,  авыл бизәге генә түгел, аның  үзәге, йөрәге, мәгънәсе.  Шунысы игътибарга лаек, гыйбадәтханә элекке агач мәчет урынында диярлек калыкты. Элекке мәчет Әхмәтзыя Нуриәхмәтов имамлык иткән чорда (ХХнче гасыр башында) төзелгән була. Әхмәтзыя мулла да (халык телендә кара мулла), мәчет тә сәяси золым елларында зыян-зәхмәт  күрә. Муллалар, зыялыларны ул елларда бер язмыш - төрмә, себер көткән. Әхмәтзыя хәзрәт Алабуга төрмәсендә утырып кайтса да, имамлык итүен ташламый. Төнлә килеп, аңа балаларына исем куйдыручылар, никах укытучылар була. Корбан чалып, аш үткәрүчеләрне икенче көнне үк авыл Советы эзәрлекләп, үзенә чакырып «пешекли». Шулай да иманы нык булганнар яши бирә авылда: качып-басып намазын укый, ел да корбанын чала. Мәчетнең манарасы киселә, ул мәктәп, китапханә, клуб итеп үзгәртелә.
-Манарасын кисеп төшергән көн әле дә күңелдә шомлы бер көн булып сак-лана, кисеп тә гөрселдәп төшмәгәч, манараны бау белән тартып төшерделәр. Манара, әйтерсең, ыңгыраша-ыңгыраша төште, ул көнне авыл халкы күңеле сыкрады, - ди Равил ага Арсланов.
Бар эш нияттә: сигез ел элек авыл янә гыйбадәтханәле булды. Сармашлылар хәзер  рухи яңарыш кичерә. Мәчет - тәрбия урыны, дин-исламның әхлак-тәрбия өлкәсендә роле зур. Моны өлкән генә түгел, урта һәм яшь буын да белә. Мәчет эче якты, матур, җылы, уңайлы. Агач исе борыннарга бәреп керә. Тәрәзәләрдән кергән яктылык аны тагын да нурлы итә.

Тарихи вакыйгалар шаһиты

Сармашбашның гажәеп матур урынында урнашкан Бояр хуторы, Бояр бүәсен кем генә белми икән. Бирегә җәен  якын-тирә шәһәрләрдән  ике-өч көнгә кайтып, палаткаларда ял итәләр, кинәнеп  балык тоталар.  Әлеге урыннар җиләк, гөмбәгә, күле исә балыкка бай.  Заманында юкка бирегә  помещик Мельгунов уллары килеп утырмаган булгандыр инде. Революциягә кадәр Яңа Спас волостена кергән Сармашбашта  помещик имениесе булуның  үз тарихы бар. Россия хәрби коллегиясе полковник Мельгуновны (1745-1764) Казан һәм Оренбург губернийларына отставкадагы солдатлар өстеннән  канцелярия башлыгы итеп билгели. Отставкага чыккан әлеге чиндагыларга аннан махсус урманлы, күлле имениелар, матур урыннар, җирләр биргәннәр. Мельгуновка имение, җир бирелеп, аның токымы Яңа Спас волостенда  тамыр җәя дә инде. Шулай итеп XX гасыр башында  бертуган Мельгуновларның 3120  дисәтинә җире була. Әлеге токымнан булган В. П. Мельгуновның исә имениесе Сармашбашның иң матур җирендә урнаша. Биредә су тегермәне була, күлендә форель балыклары үрчетелә. Имение тирәсе буйлап тигез рәтләр белән нарат агачлары утыртыла. Биек тау өстендә Екатериновка, Степановка, Басар, Натальевка  авыллары барлыкка килүдә В. П. Мельгуновның роле зур: ул крепостной крестьяннарны  бирегә Сембер, Рязань, Смоленск губерналарыннан төрле юллар белән   китерткән була.  Екатериновкада  ул кирпечтән чиркәү, земский мәктәп салдыра. Революциягә кадәр В. П. Мельгуновның крепостной крестьяннары һәм хезмәтчеләре янәшә-тирә  авыллардан  була. Октябрь революциясеннән соң, помещик йорты, каралты-куралары, тегермәне талана, юк ителә. Аңа кадәр бер көн алдан помещик балаларын ияртеп имениедән чыгып качкан була инде.
Аксакаллар әйтуенчә, Совет чорында Мельгуновларның берсе көтүче була. Аны бер агай  танып, иптәш Мельгунов, чыбыркың кыскарак,  бик шартламыйдыр бит, дип      мыскыллап     көлә.  Кыска булса да шәп шартлый, шундый көн  сезгә дә килми калмас әле, ди ул ачынып. Мельгуновларның нәсел дәвамчылары бу якларны сагынып,  җирсеп яши. Кайчак алар токымы боралаклар белән Екатериновка,  Бояр өстенә килеп чыккалыйлар.
                                                    
Чишмәсе лә, чишмәсе ...

Үзара салым акчасына сармашбашлылар   Сабантуй урынына төшкәндә  әрәмәлектә урнашкан «Салкын» чишмәне  төзекләндерде. Аңа кадәр исә  Әсгать Кашапов  чишмә биләмәсен агач-куаклардан чистартып, аны тәртипкә китереп, бирегә өй урнаштырып,   чишмә янәшәсенә утыргычлар  көйләгән иде.  Әлеге әкияти манзара булган өйнең эчендә җаны гына юк. Ул әлеге чишмә биләмәсенә аерым үзенчәлек өстәп тора.  Әсгать  аны авыл, район  данын яклап көрәшкән, спорт һәм көрәш җанлы  улы Айзат Кашапов истәлегенә дип салды. Айзат исән чакта әлеге чишмәне еш карап, чистартып торды, бил алышлар алдыннан биредән рух ныклыгы алды. Аның истәлегенә әлеге чишмәне авылдашлары  хәзер  Айзат исеме белән атый. Авыл халкы чишмә суына дип бирегә махсус йөри.   Анда улактан улакка агучы чишмә җырын тыңлап күңелләрен сафландыра, табигать матурлыгы белән хозурлана,  шифалы суын эчеп сихәтлек ала. Кыскасы, чишмә өе  авыл бизәге булып тора.  Ял итү һәм истәлекле  урын киләчәк буыннарга хезмәт итсен өчен аңа сак, хуҗаларча караш булу зарур.

     Менә ичмаса спорт мәйданчыгы!

Сармашбаш авылына килеп кергәндә, агач-куак-лар камалашында утыручы биниһая зур һәм матур стадионга кем генә сокланмый икән. Элекке “Сармаш” бүлекчәсе җитәкчесе Азат Хәйруллин  башлангычы белән булдырылган “тере” һәйкәл ул.  Хезмәт дисцип-линасы начар, продукция җитештерүчәнлеге  түбән дәрәҗәдә булган хуҗалыкны җитәкләүгә алынгач, Азат Әхмәтбаевич эшне чүп-чар баскан  авыл башында стадион булдырудан башлый. Бу башлангычны авыл яшьләре күтәреп ала һәм янәшә-тирәсенә агач-куаклар утырталар. Волейбол, футбол уйнау өчен җиһазлар булдырылып, биредә олысы-кечесе туп тибә. Тора-бара стадионның бер урынында Сабантуй уздырыла башлый. Кыскасы, стадион авылның йөзен билгеләүче объектларның берсенә әйләнә.
Шулай итеп  Сар-машбашның сәяхәт кылырдай тарихи һәм истәлекле урыннары бар.  Гомумән,  биредә туризмны үстерү өчен объектлар, мөмкинлекләр  шактый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: