Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Сармашбашта күршеләр бәйрәм итте

Сармашбашта халык телендә “Коттеджлар” дип йөртелә тоган урамда Күршеләр көне үткәрделәр.

Ни генә дисәң дә, тормышта күршедән дә якынрак кеше юк бит ул. Туганың белән көн дә күрешеп булмый, ниндидер йомышың килеп чыкса да, иң элек күршеңнең ишеген кагасың.

 Аллага шөкер, безнең Сармашбаш авылында берничә өй аркылы торганнары да, күрше булып, күрше хакын хаклап, бер-берсенең хәлен белеп, аралашып матур итеп яши”, - ди авыл мәдәният хезмәткәрләре.

Күршеләр очрашуы  гармуннар белән җырлар җырлап, биеп, күңел ачып, самавыр чәйләре эчеп, бик күңелле очрашу булды.

Фотолар авыл мәдәният йортыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев