Зәй офыклары

Сармашбашта сайлаулар бәйрәм төсен алды

Район авылларында сайлаулар бәйрәм төсен алды.

Сармашбаш мәдәният йортында урнашкан 1488нче  сайлау участогында Сармашбаш, Кәдек, Федоровка авыллары халкы сайлый. Бирегә иртәдән үк матур итеп киенешкән  әлеге авыллар халкы агылды.  Яшьләр эшкә киткәнче дип сайлый, ә өлкәннәр исә аңа бәйрәм кебек көтеп алып килә.  
Моннан биш-алты ел элек программа буенча сафка баскан мәдәният йорты, аның биләмәсе кунакларны тагын да купшыланып каршы алды.   Алар өчен мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары да әзерләде. Шул рәвешле, сайлап, ял итеп, күңел ачып китә биредән сайлаучылар. Көндезге сәгать 12 гә сармашбашлыларның 51.2 проценты сайлады, дип хәбәр иттеләр сайлау участогыннан.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: