Зәй офыклары

Сарсаз-Баграж авылында Сабантуй матур, истә калырлык булып узды

9 июньдә Баграж авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме бик күңелле, бай программа белән узды.

Сабантуй Сарсаз-Багражда оештырылды.  Бәйрәмне Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев ачып  җибәрде һәм ул  традиция буенча балалар көрәше белән башланды.

Бәйрәм башланганда халык кимрәк булса да, бераздан җыелып бетте, көннең эссе булуына да карамастан, шау-гөр килеп бәйрәм карадылар. 
Сабантуйга әзерләгән бүләкләрнең күплеге шаккатыра иде, алты сәгатьтән артык барган төрле ярышларда бүләкләрне өләшеп тә бетерерлек түгел иде. Сарсаз халкы бик тырышкан, кыйммәтле бүләкләрнең күпчелеге билгеле бер ярышларда җиңүчеләргә атап җыелган. Электән килгән күркәм гадәт буенча, авылның яшь киленнәре чиккән сөлгеләр дә
Сабантуй бүләге итеп көрәштә җиңүче батырларга чыгарылган иде. 
Быелгы
Сабантуенда  узган еллардан аермалырак, яңа төрле ярышлар белән баетылган, балалар ярышларыннан тыш, хатын-кызлар өчен күп кенә ярышлар кертелгән иде. Чүлмәк ватышы гына ни тора! Чүлмәкне ватар өчен эченә башта илле сум акча салырга кирәк. Ватсаң - акча да синеке, әле өстәмә бүләк тә аласың, ватмасаң - акча белән саубуллашасың, акча икенче уенчыга күчә. 
Сабантуйның тагын бер яңалыгы, мәйдан эчендәге чирәм астына билгеле бер ераклыкта,
кызыклы бүләк күмелгән, эзләп табарга кирәк иде. Озак вакытлар бәйрәмгә җыелган халык ду килеп шуларны эзләде. Эзли торгач хәлләре бетсә дә таптылар табуын, әле өстәмә бүләк тә алдылар.
Авыл эшчәннәрен, кыр батырларын  “Үрнәк”  бүлекчәсе җитәкчесе Максим Петрович Васильев бүләкләде. Кыр батыры булып  Андрей Иванов табылды, ул    тәкә һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды.  Икенче урын алган Серафим Абдулов һәм өченче урын алган Кузьма  Минеев та кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. 
Сабантуенда хатын-кызлар арасында да көрәш оештырылды. Людмила Чернова беренче урынга чыкты, икенчедә Светлана Макарова, өченчедә – Елена Терентьева, дүртенче урында  - Галина Борисова. Ә ир-егетләр арасында узган көрәштә Александр  Утяганов абсолют батыр булы калды, икенче  урында Артур Павлов, өченчедә - Алексей Кондратьев, дүртенчедә  Валерий Фролов.

Михаил Тукранов. Автор фотолары.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: