Зәй офыклары

Сарсаз-Багражда сугыш ветераны Григорий Петровка истәлек тактасы куелды

Районыбызның авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чаралар шулай ук башланды. Бүген кайбер авылларда митинглар узды. Сарсаз-Багражда ул аеруча җылы, истә калырдай вакыйга буларак үтте һәм берничә өлештән торды. Биредәге чараларда район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев катнашты.

Җиңү көненә багышланган митинг мәдәният йорты каршында оештырылды. Билгеләнгән вакытка бирегә авыл өлкәннәре, мәктәп укучылары, шәһәрдән кайткан кунаклар җыелды. Аларны мәдәният йортының тынлы оркестры музыка белән каршы алды. Митингны мәктәп директоры Валентин Мартемьянов алып барды. Ул чыгышында Сарсаз-Баграждан сугышка 196 кеше китүен, шуларның 113е туган авылларына кире әйләнеп кайтмауларын билгеләп үтте. Өч Багражны берләштергән  җирлектә бүгенге көндә бер генә ветеран да юк.
Митингта Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев, район башлыгы урынбасары Валерий Акатьев, хәрби коммиссариат хезмәткәре Валентин Атласов чыгыш ясады.
 Мәктәп укучылары чарада катнашучыларны матур чыгышлары белән сөендерде.
Чарага җыелган халык сугышта һәлак булган якташларын бер минут тынлык белән искә алды, алар истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр куелды.
Башка авыллардан аермалы буларак, мәктәп укучылары парады күпләрне сокландырды.
Шунысы игътибарга лаек, бу көнне сугыш ветераны, укытучы Григорий Ильич Петровның исеме мәңгеләштерелде – мәдәният йортында аңа истәлек тактасы куелды.
Әлеге затны сарсазлылар легендар шәхес дип йөртәләр. Ул сугыштан соң гомере буе балалар укыткан. Истәлек тактасында фронтовик-укытучыга укучыларыннан рәхмәт йөзеннән, дигән сүзләр бар.
-Без Григорий Ильич Петровны сугышта катнашып, Ватаныбыз өчен дошманга каршы үзләрен аямыйча көрәшкән авылдашларның җыелма образы итеп карыйбыз,- диде чыгышында мәгариф ветераны Александр Биканов.
Шунысын әйтик, әлеге игелекле гамәл башында шушы авылда туып-үсеп, бүгенге көндә Чаллыда яшәүче Григорий Иванов һәм Зәйдә яшәүче Николай Мартемьянов тора. Алар үз теләкләре белән биш ел элек сугышта катнашкан авылдашларын барлау, алар турында мәгълүмат туплауга алынганнар, ветераннар турында альбомнар булдырганнар, мәдәният йортында стендлар эшләткәннәр.
Бу турыда тулы материалны “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: