Зәй офыклары

Сарсазлылар тагын гөрләтте

3 ноябрьдә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Тавышыбыз калсын билгегә” дип исемләнгән концерт программасы күрсәтелде.

Әлеге концерт программасы авыл үзешчәннәре тарафыннан әзерләнеп, алдагы иҗат сезонын ачу чарасы булды. Кичәнең икенче максаты авылдашларын һәм озын ялларга кайткан кунакларны ял иттереп алу да иде. Шуңа күрә өлкәннәр белән беррәттән балалар да кичәгә тырышып әзерләнгәннәр. Концерт зур аншлаг белән узды, тамашачы үз чиратында авыл үзешчәннәрен көчле алкышларга күмде.
“Әйдәгез, туганнар, бер җырлашыек, тавышыбыз калсын билгегә,” - дип җырлап башлап җибәрде  концертны “Баграж буйлары” фольклор коллективы. Өлкәннәрдән калышмыйча балалар да үз осталыкларын күрсәттеләр. Чаллы шәһәрендә узган “Чулман тургае” вокаль фестивалендә икенче дәрәҗә Диплом алган Никита Харитоновның җырлары матур, көчле  тавышы гына ни тора! Авылдашларының сәхнәдән чыгарасы да килмәде аны. Концерт җырлар, юморлар белән чиратлашып барды. Якташыбыз, авылдашыбыз Никифор Тукмачевның туган ягыбызга, Баграж авылларына, Баграж буйларына багышлап язган шигырьләрен сәхнәдән укулар да  концертка үзенчәлек бирде. Ә концертның кульминациясе үзебезнең - керәшен халкының әйлән-бәйлән уеннарын сәхнәләштереп күрсәтү булды.
Алдагы иҗат сезонына планнарыбыз бик күп һәм төрле әле, диештеләр үзешчәннәр. Әгәр дә Сарсаз-Баграж мәдәният йортында кичә була дигән белдерү күрсәгез, килмичә калмагыз, үкенерсез!
Михаил Тукранов. Автор фотолары.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: