Зәй офыклары

Сарымсак үстерүче Маратны җир эше куркытмый

Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында Зәйдән Марат Зыятдинов та катнашты.

Казанда 31 март — 2 апрельдә IX Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтте. Быел әлеге җыенга Россиянең 40 төбәгеннән, шулай ук Татарстаннан 500 кече бизнес вәкиле һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре җыелды. Анда Зәй эшмәкәре Марат Зыятдинов та катнашты. Сарымсак үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрнең мондый утырышта беренче мәртәбә катнашуы.

Җыенда катнашучылар дискуссия мәйданчыклары утырышларында чыгыш ясады, Тукай муниципаль районы авылларына сәфәр кылды һәм башка чараларда катнашты.

 «Корстон» сәүдә-күңел ачу комплексында җыенның пленар утырышы узып, анда Россия төбәкләрендә җитештерелгән продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылды. Марат Зыятдинов утырыш эшеннән тәэсирләнеп кайткан.

-Миңа аеруча «Миңнехуҗин» крестьян-фермер хуҗалыгы ошады. Безне биредә хуҗа  Равил ага  белән бергә район башлыгы Фаил Камаев т каршы алды. Әлеге  хуҗалыкның Бакчасарай авылы җирлегенә ярдәме зур икән. Миңнехуҗиннар Венгриядән чиста токымлы маллар алып кайтып, сөт җитештерү, атлар, сарыклар асрап, хәйриячелеккә йөз тоталар. Әлеге хуҗалыкта тәүлеккә 10 тоннадан артык сөт савып алына. Сөт бик әйбәт, аны «Данон» компаниясе алып китә. Алга таба Миңнехуҗиннар  эшкәртүне җайга салырга, тәүлегенә 40 тонна чимал эшкәртә торган завод төзергә ниятли. Шул рәвешле, без - төрле регионнардан җыелган фермерлык һәм кече эшмәкәрлек вәкилләре кунакчыл Тукай төбәген күреп, сокланып кайттык. Утырышта хезмәттәшлек итәрлек, сарымсак үстерү буенча грант откан эшмәкәрләр белән аралаштым.  Пленар утырышта авылларны саклау мәсьәләсе күтәрүгә шатмын. Телне,  татар  халкының гореф-гадәтләрен нәкъ менә авыл саклый бит. Шуңа күрә бүгенге көндә Татарстанда авыл халкының тормыш сыйфатын яхшырту, авыл территорияләрен комплекслы үстерү өстенлекле булып кала. Мин болар белән тулысынча килешәм, - ди Марат Зыятдинов.

Якташ эшчәнлеге буенча күп мәгълүмат алып кайткан.

Марат Зыятдинов моннан ике-өч ел элек Ирнә авылында сарымсак үстерү белән шөгыльләнә башлады. Ул узган ел ике гектар мәйданнан дүрт тонна сарымсак уңышы алган. Агымдагы елда исә әлеге мәйдан җиде мәртәбә артык, аңа  көздән сарымсак чәчелгән. Эшмәкәр алдында быел җәен  15 гектар мәйданда сарымсак җире эшкәртеп, көзен аның уңышын җыю бурычы тора.

Яшьлек тау күчерә, дип юкка әйтмиләр. Уңыш зур тырышлык куюдан килә. Ә яшь эшмәкәрне ара ераклыгы, чыгымлы җир эше куркытмый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: