Зәй офыклары

Саулык - иң зур байлык

Саулык- иң зур байлык, диләр, чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала.

Сәламәтлек – һәркем үзе күтәрергә тиешле биеклек. Сәламәтлек – ул чыныгу, дөрес туклану,  хезмәт, көндәлек режим, начар гадәтләрне булдырмау һәм, әлбәттә, хәрәкәт.
Югары  Пәнәче авылында да спортны үз итүче, скандинавия йөрүләре белән мавыгучы әби- апаларыбыз  шактый. Һәр көнне матур киемнәрен киеп, кулларына таяклар тотып, авылыбызны ямьләп йөри алар. 70-80, 85 яшьлек әбиләрнең җитезлеге яшьләрне дә сокландырырлык.  Дөньядан,  тормыштан ямь табып яши беләләр.  Аларның  һәрберсенең тормышы, язмышы үзгә. Тормышларында борчу-кайгылар, сөенеч-шатлыклар да күп кичергән алар. Шуңа карамастан, алар шат йөзле, тапкыр телле, шаян, зарлануны белми торган әбиләребез. Аларга кушылып йөрү  сине дөньяга бүтәнчә карарга этәрә, вак-төяк мәшәкатьләр дә онытыла. Кешеләрне дә, аларның холкын да яхшы аңлый башлыйсың.
Үзешчән  спортчыларны  һава торышының усаллыгы да куркытмый. Тәүлекнең  бер-ике сәгате  скандинавия  йөрүләренә  бүленгән. Скандинавия йөрүләренең кеше организмына файдасы булуы – бәхәссез. Чагыштыру өчен  бер генә мисал, әгәр  кеше бер сәгать буе чаба икән, бу вакытта мускулларның 45 проценты хәрәкәткә килә   һәм ул 300 килокалорийны югалта. Ә менә гади чаңгы таягы тотып, скандинавия йөрүенә чыксагыз, мускулларыгызның  90 проценты  “эшли башлаячак” һәм артык калорийларыгыз да, йөгергәнгә караганда, ике тапкырга күбрәк яначак.
Скандинавия йөрүләре йөрәк һәм үпкә эшчәнлеген яхшырта, умыртка баганасын турайта һәм муен белән җилкә авыртканын да киметә. Шуның өчен дә аның белән шөгыльләнүче һәр әби - Мария апа Шакирова, Нурия апа Шакирова, Зәйтүнә апа Хөсәенова, Илүсә апа Кәримова,  Люба апа Шәрифуллина (рәсемдә) үз яшьләреннән күпкә яшьрәк күренәләр. Аларны скандинавча  йөрүенең осталары, дисәк тә буладыр. Төрле һөнәр ияләрен берләштергән  әлеге спорт төре.
Зәйтүнә апа Хөсәенова - ветеран укытучы. Ул география һәм җыр дәресләреннән белем бирде, шушы фәннәрнең остазы булды. Укучыларны вакытның, булганның кадерен белергә, эш сөяргә, белемгә омтылырга, кызыксынучан булырга өйрәтте. Дәресләре кызыклы һәм файдалы үтә иде. Укытучыбыз, лаеклы ялда булуына карамастан, хәзер дә актив тормыш алып бара. Кулыннан  килмәгән эше юк, барысына вакыт таба. Авылыбызның урамын, хуҗаларының алтын куллы кеше икәнен күрсәтеп,  нурлы йортлары бизи.
Илүсә Дәүләт кызы Кәримова – төгәл, пөхтә, аз сүзле. Математика дәресләрен укучыларына үтемле итеп аңлатып, саннар дөньясына  алып керүче ул. Математика фәнен юкка гына барлык фәннәр патшасы димәгәннәр, укытучыбыз үз фәненең патшабикәсе булды.
Нурия апа Шакирова барлык җирдә тәртип булганны, чисталыкны, гөлләрне ярата. Вакытында сыер савучы да, мәктәп ашханәсендә пешекче дә булып эшләгән 3 малай әнисе ул.  Җиде  онык, бер оныкчыкка – дәү әни.
Люба апа Шәрифуллина  ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә вахтада да, кондитер ризыклары пешерүдә дә эшләгән. Югары Пәнәче авылына күченеп килгәннәренә дә 19 ел вакыт үтеп киткән. Авылыбыз эшчән, чигәргә, бәйләргә, пешерергә яраткан Люба апабызны үз итте.
Мария апа Шакирова 1939 елның 13 февралендә Чаллы районы Борды авылында җиденче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән табиб булырга хыяллана. Хыялы тормышка аша: Мария апа Алабуга медицина училищесына укырга керә. 1959  елның беренче августында Югары Пәнәче авылында акушер булып хезмәт  юлын башлый.  Эш белән бергә сәхнә дә үрелеп бара. Тормыш иптәше Җәмил абый белән бергә барлык мәдәни чараларда актив катнашып, халык мәхәббәтен яулыйлар. Җырга-моңга мәхәббәт Мария апада әти-әнисеннән килә. Әтисе Григорий бик грамотлы, укый-яза белгән, математикага сәләтле кеше булган. Сугыш вакытында, сугыштан соң  авылдашларына хатлар, гаризалар язуда зур ярдәм күрсәткән.Әнисе  җыр-моңга гашыйк, нәфис сүзгә  һәм пешерергә дә оста, туй-мәҗлесләргә дә тәмле ризыклар пешереп бирә торган булган.
Мария апа сәламәтлек сак-лау  тармагында 45 ел эшләү дәверендә Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны исеменә лаек була.  Бик күп Мактау хатларына,  Дипломнарга ия ул.
Җыр, моң, нәфис сүз яратучы, мәдәният йортыбызның  актив катнашучысы Мария апа Шакированың 13 февральдә 80 яшьлек  юбилее. Барлык авыл халкы исеменнән юбилее белән котлап, саулыкның ныгын, җан тынычлыгы, тыныч күк йөзе, балалар, оныклар игелеге күреп, кадер-хөрмәттә яшәвен теләп  калабыз. Гел шулай актив булып, дөньядан ямь табып, мәзәк сүзләре белән күңелләрне күтәреп, дус- туганнар, авылдашларын сөендереп озак яшәсен.
Саулык – иң зур байлык. Сәламәт булганда  гына бәхетле буласың. Шуңа күрә дә актив тормыш алып барыгыз, саф һавада күбрәк булыгыз, файдалы ризыклар белән тукланыгыз, гел күтәренке  кәефтә булыгыз, шул вакытта сәламәтлегегез нык, тормышыгыз ямьле булыр.
Югары Пәнәче мәдәният йорты  хезмәткәрләре.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: