Зәй офыклары

Саулыкны кайгырту үзебездән тора

Үзәк дәваханәдән алынган мәгълүматлар буенча, районда узган атнада коронавирус инфекциясе йоктыруның бер очрагы теркәлгән. Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, әлеге инфекцияне йоктыруның барлыгы 51 очрагы (2021 елда - 11) ачыкланган.

Алдагы атна белән чагыштырганда, узган атнада кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) йоктырып авыручылар саны бераз кимегән, ә менә пневмония белән авыручылар саны арткан.

Районыбызда коронавируска каршы вакцинация уздыру дәвам итә. Бүгенге көнгә 965 кешегә прививка (ике компоненты да) ясалган.150 кеше вакцинаның беренче компонентын ясаткан. Исемлектә прививка ясатырга  теләгән 274 кеше исәпләнә. Якын көннәрдә тагын 100 доза вакцина кайтуы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, прививка ясатырга теләүчеләр исемлеге  алдан төзелә. Шулар саныннан чыгып районга тиешле күләмдә вакцина җибәрелә. Шуңа күрә бу уңайдан участок табибларына яисә прививкалар ясау кабинетына алдан язылу (дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы аша да мөмкин) таләп ителә.

Вакцинация ясатуга язылуны биш ысул белән башкарырга була:
1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 телефон номеры аша.
4.Яшәү урыны буенча күпфункцияле үзәк аша.
5. Яшәү урыны буенча поликлиникага шалтыратып.

Шунысын да әйтик, районыбызда мобиль поликлиника эшен дәвам итә. Бу көннәрдә табиблар  Бигеш авыл җирлегендә халыкны кабул итсәләр, киләсе атнадан Баграж җирлегендә эшли башлаячаклар. Авыл халкы мондый мөмкинлектән файдаланып калыр дип уйлыйбыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: