Зәй офыклары

Сөббух Рәфыйков премиясенә дәгъва итү өчен

Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталык дәрәҗәсе буенча аерылып торган, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә. Аның соңгысы 2013 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Ул 1 июльгә...

Сөббух Рәфыйков исемендәге премия ике елга бер мәртәбә милли мәдәният, әдәбият, сәнгатьне үстерүгә зур өлеш керткән, һөнәри осталык дәрәҗәсе буенча аерылып торган, үз авторлык стиле булган, җәмәгатьчелек тарафыннан танылган аерым затлар һәм коллективларга бирелә. Аның соңгысы 2013 елда бирелде. Быелгы бүләккә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул итү башланды. Ул 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Гариза бирүчеләр түбәндәге таләпләргә игътибар итәргә тиеш:

-дәгъва кылучының исеме, фамилия-се, атасының исеме, туган елы, көне, яшәү адресы, телефоны, эш урыны яки мәшгульлеге, гражданлык хәле, иҗади уңышлары турында бүләкләре, милләтне, мәдәниятне, сәнгатьне үстерүдә эшчәнлеге турында кыскача тасвирлама, автор эшләрен кузаллау өчен башка материаллар.

Гаризалар хакимиятнең 5нче бүлмәсендә (1нче кат) кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефоннар: 7-08-06, 3-48-31.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: