Зәй офыклары

Сәүдә үзәген янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлгәнче ябу ихтималы бар

Зәй шәһәр прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерелгәнче, "Орион" сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатып тору турында мөрәҗәгать белән шәһәр судына чыкты. Анда прокуратура хезмәткәрләре янгынга каршы күзәтчелек хезмәте инспекторлары белән берлектә алып барган тикшерүләр барышында түбә өлешендәге агач корылмаларның уттан саклау чаралары белән эшкәртелмәвен ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, янгын чыкканда тиз арада...

Зәй шәһәр прокуратурасы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры китерелгәнче, "Орион" сәүдә үзәге эшчәнлеген туктатып тору турында мөрәҗәгать белән шәһәр судына чыкты. Анда прокуратура хезмәткәрләре янгынга каршы күзәтчелек хезмәте инспекторлары белән берлектә алып барган тикшерүләр барышында түбә өлешендәге агач корылмаларның уттан саклау чаралары белән эшкәртелмәвен ачыклаган. Белгечләр фикеренчә, янгын чыкканда тиз арада зур афәткә әйләнү куркынычы бар. Шуңа күрә, агач корылмаларны тиз арада янгынга каршы чаралар белән эшкәртү кирәк. Әлегә бу мәсьәлә каралу стадиясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: