Зәй офыклары

Сенаж әзерләү өчен барлык шартлар бар

Зәй районы җитәкчелеге авыл хуҗалыгы тармагын һәрдаим күз уңында тота. Терлек азыгы әзерләү мәсьәләсе дә район башлыгының шәхсән игътибарында.

Кичә - 4 июньдә   район башлыгы Разиф Кәримов районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, "Агрокөч" акционерлык җәмгыяте, район ветеринария берләшмәләре һәм агрофирмалары белгечләре катнашындагы төркем белән  авыл хуҗалыгы бүлекчәләрен йөреп чыкты.

Рейд "Нива" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтеннән башланып, анда катнашучылар  "Восток"  ("Игенче" бүлекчәсе), "Зәй”  ("Кадер" бүлекчәсе), "Зәй шикәре” агрофирмасының  ("Сәвәләй" бүлекчәсе) люцерна кырларын карадылар, шулай ук "Нива" ширкәте, "Зәй"  һәм "Таң" җитештерү комплексларының терлекчелек объектларында булдылар. Әлеге урыннарга чыгуның максаты  терлек азыгы әзерләү буенча механикалаштырылган отрядларның һәм терлекчелек өлкәсендәге эшләрнең торышы белән танышудан гыйбарәт иде. Беренче чабым - иң туклыклысы, шуңа күрә аграрийлар барлык чаралар һәм көчне сыйфатлы азык әзерләүгә юнәлдерде. 5  июньдә 2300 гектар мәйданда люцерна чабылып,  13400 тонна сенаж әзерләнде. Сезонда бер баш терлеккә 38-40 центнер исәбеннән азык берәмлеге әзерләү бурычы тора.
-Район башлыгы көн саен 4 мең  тонна сенаж әзерләү бурычын куйды, моның өчен  барлык шартлар да бар,  – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
 Район кырларында механикалаштырылган дүрт  отряд эшли, алар арасында  ике  "Джон Дир" һәм өч "Ягуар" отряды бар. Һәр комбайн ике механизатор белән тәэмин ителгән. Эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сыйфатлы азык әзерләү өчен һава торышының уңай вакытыннан файдаланып калырга тырыша. Бер үк вакытта минераль ашламалар кертеп, шикәр чөгендерен эшкәртү дә дәвам итә, чәчүлекләрне чүп үләннәренә каршы  эшкәртү дә алып барыла. Терлекчелектә  мөһим бурыч - савым сыерларының баш санын саклап калып, сөт җитештерүне  арттыру.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: