Зәй офыклары

Сергей Максимов: “Һөнәри юнәлеш бирү - киләчәккә билет алу ул”

Агымдагы уку елында политехник колледжда 560тан артык студент 8 белгечлек буенча һөнәри белем алуны башлады, шуның 165е - беренче курс студенты. Балалар һәм яшьләргә һөнәри юнәлеш бирүнең актуальлеге, эшче һөнәрләре үзләштерүнең мөһимлеге һәм кайбер башка мәсьәләләр турында политехник колледж директоры Сергей Максимов сөйли.

- Агымдагы елның 16 апрелендә Россия Федерация-се Президенты “туры элемтә” уздырганда балалар һәм яшүсмерләргә һөнәри юнәлеш бирүне кечкенәдән башлау кирәклеген ассызыклады. Җитештерү өлкәсендә квалификацияле кадрлар әзерләү - якын киләчәктә икътисадны үстерүнең төп элементы, чөнки җитештерү тармагы үзе үк катлаулана, диде ул.
Бүген балага белем бирү генә җитми, ә аңа булачак һөнәрен сайлау һәм тормышта үз урынын табуда ярдәм итү зарур. Статистика мәгълүматларына күз салсак, чыгарылыш сыйныф укучыларының 85 проценты  югары уку йортларына керә  һәм шуның  бары тик аз проценты  гына үзе алган һөнәре буенча эшли. Кирәк булганмы соң бу югары белем, дигән сорау туа. Болай килеп чыкмасын өчен әти-әниләргә баласына һөнәри юнәлеш сайлауда башлангыч сыйныфлардан ук дөрес юнәлеш бирергә кирәк.
Мәктәптән тыш чаралар кысаларында  укучыларга үз юлларын табарга булышучы тренинг-семинарлар үткәрүнең дә файдасы зур. Һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләгәндә иң төп күрсәткеч - укучыларның һөнәри билгеләнешләре формалашу дәрәҗәсе.
Эшче һөнәрләре турында укучыларга белемне күбрәк бирергә, әти-әниләргә  балаларына хезмәт базарында бу һөнәр ияләренә ихтыяҗ зур икәнен төшендерергә кирәк. Бүгенге җәмгыятьтә кулы эш белгән, ягъни һөнәр иясе булган кеше үз урынын тизрәк таба, тормыш баскычыннан тизрәк күтәрелә.
Быел колледжга беренче курска 165 студент кабул ителде. Беренче курсны башлаучыларның безнең уку йортын сайлау сәбәпләрен анализлау аларның күпчелек очракта әти-әниләренең киңәшен тыңлау, дуслар йогынтысы (монысы исә әти-әни киңәшеннән дә көчлерәк), яисә уку йорты яшәү урынына якын булган өчен генә килүне күрсәтте. Бары тик дүрттән бер өлеше генә һөнәрне аның эчтәлегеннән чыгып, аңлап сайлавы турында сөйли.
Колледжда һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге “Минем булачак һөнәрем” дип аталган тармакара программа нигезендә алып барыла. Эшчәнлек үз эченә түбәндәге юнәлешләрне ала:
-һөнәрләр һәм белгечлекләрне презентацияләү;
-укучыларны, аларның әти-әниләрен,  мәктәп укытучыларына һөнәрләр буенча мәгълүмат бирү;
- укучылар һәм аларның әти-әниләренә консультация ярдәме күрсәтү;
-һөнәрү юнәлеш бирүнең нәтиҗәле системасын булдыру максатында мәгариф идарәсе, мәшгульлек үзәге белән хезмәттәшлек итү.
Узган 2018-2019 уку елында шәһәр-районыбызның 448 укучысы колледж үткәргән һөнәри юнәлеш бирү чараларына тартылды. Балалар җәмәгать туклануы, эретеп ябыштыру, энергетика, авыл хуҗалыгы, машина төзү өлкәсендәге һөнәрләр һәм белгечлекләр белән практикада таныштылар. Физик мөмкинлекләре чикләнгән категория балалар белән мастер-класслар уздырылды.
Без шәһәр һәм райондагы һөнәри белем бирүче бердәнбер уку йорты буларак, киләчәк кадрлар әзерләүдәге җаваплылыкны тулысынча тоеп эш итәбез. Уку чорында студентлар теоретик фәннәрне үзләштерү генә түгел, ә база предприятиеләрендә практика үтәләр. Әлеге уңайдан без шәһәрнең эре сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренә рәхмәтле.
Безнең студентлар һөнәри юнәлеш бирү максатында төрле чараларда актив катнашалар. Алар – һөнәри олимпиадалар, конференцияләр, конкурслар. Колледжда уку чорында студентлар өстәмә һөнәрләр дә үзләштерә алалар.
Минем уйлавымча, “Минем булачак һөнәрем” программасының комплекслы чараларын сыйфатлы тәэмин итеп, “Балалар бакчасы- мәктәп – колледж - предприятие” дип аталган муниципаль программа булдыру кирәк. Әлеге программа нәтиҗәдә белем бирү программаларының давамлылыгын һәм шәһәр предприятиеләре белән тыгыз хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк.
Шәхеснең көндәшлеккә сәләтле булу нигезләре һөнәргә өйрәнү вакытында формалашса, кешенең өзлексез белемен күтәрү системасы аны үстерә, камилләштерә.
Агымдагы елда Зәй политехник колледжы үзенең 40 еллыгын билгеләп үтә. Шәһәр-районыбыз өчен һөнәри белгечләр әзерләүдә безнең хезмәт ветераннарыбыз зур тырышлык куйды. Без - бүгенге көндә уку йортында хезмәт кую-чылар, шулай ук ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә җыенмыйбыз. Безнең девиз: колледж – белем, һөнәри осталык, сыйфат. Болар исә  - без алга таба яулаячак үрләргә таяну ноктасы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: