Зәй офыклары

Сергей Попов: ”Урман – минем стихия”

Кышкы чор кешеләргә генә түгел, кыргый хайваннарга да зур кыенлыклар тудыра.Әлеге уңайдан җәнлекләргә аучылык хуҗалыклары хезмәткәрләре ярдәмгә килә. Без бу көннәрдә районыбызның Гүлкин авылында яшәүче “Елховлес” ҖЧШ аучылык инспекторы Сергей Попов янында булып кайттык.

Гүлкин җирлеге - район үзәгеннән шактый ерак урнашкан җирлекләрнең берсе. Әле кайчан гына кышын әлеге авылга бару зур кыенлыклар тудырса, хәзер исә башкача. Бирегә чыгу кар - буранлы көннәргә туры килү сәбәпле, авылга якынлашканда машинабыз бер генә урында туктап калды. Безгә ярдәмгә Сергей Попов тиз килеп җитте һәм ярдәм күрсәтте.
Хәзер егерь сүзе аучылык инспекторы дип йөртелә. Әмма аңа карап әлеге хезмәт белән шөгыльләнүчеләрнең вазифалары үзгәрми. Аучылык инспекторына Кызыл китапка кертелгән хайваннарны саклау, теге яки бу төр хайванны атуга бирелә торган лицензияләр санының нигезле булуын һәм кыргый хайваннарның табигый балансын тикшереп тору, җәнлекләрнең өстәмә тук-лануын оештыру һәм браконьерлыкка каршы көрәш кебек вазифалар йөкләнгән.
Сергей Попов тумышы белән Төги авыл җирлегенә караган Кече Батрас авылыннан. Хәзер ул авыл юк инде.
-Төги мәктәбендә укыдым. Яшьтән үк ат караучы, ферма мөдире булып эшләргә туры килде. Соңрак Гүлкинда терлекчелек комплексы җитәкчесе, агроном вазифасын да башкардым. 2019 елда шушы як урманнары базасында “Елховлес”ҖЧШ аучылык хуҗалыгы оештырылды. Мине шунда аучылык инспекторы итеп эшкә алдылар. Бу юкка булмагандыр, матур табигать кочагында урнашкан авылда үскәнгәме, мин урманны бик яратам. Урман - минем стихия, - ди Сергей Александрович.
Элек атлар белән йөр-сәләр, хәзерге вакытта урман инспекторлары бик мобиль. Сергей Александрович башлыча “Нива” машинасы белән йөрсә, кирәк вакытта “Буран”га утыра. Аучылык биләмәсендәге җәнлекләргә азык бирү урыннарына машина белән кереп булмау сәбәпле, ул телевидение операторыбызны да “Буран”га утыртып урман әйләндерде.
-Безнең аучылык хуҗа-лыгында поши, кабан дуңгызлары, кыр кәҗәсе (косуля), куян, төлке, рысь кебек җәнлекләр бар. Кыр кәҗәләре аеруча күп, алар 60-80 башлап. Соңгыларының төп дошманы - рысь, шулай ук кыргый этләр. Кар катламы юкарак вакытта алар рысьтан качып котыла алалар, ә менә кар күбәйгәч аларга бу нык авырлаша, - ди Сергей Александрович.
Ул безгә кайбер кыргый хайваннарга еш кына ярдәм кирәк булуын да сөйләде. Былтыр ул хәлсезләнгән кабан дуңгызын үз өенә алып кайта. Кызы белән бергә аны ашата, прививка ясата, ә язын, ныгыгач, алар аны урманга җибәргәннәр. Ә узган елның көзендә Сергей Попов хезмәттәше белән кизү вакытында урманда 6-7 айлык поши баласын очрата. Сергей Попов сүзләренчә, ул анасы белән йөгергән һәм сай гына чокырга төшкән. Әмма бозлавык булу сәбәпле, үзе чыга алмаган. Аучылар поши баласын этеп чыгарган, ул йөгереп киткән.
Инспектор әйтүенчә, аучылык хуҗалыгы 30 мең гектарга якын мәйдан били. Билгеле, аны бер көндә генә әйләнеп чыгу да мөмкин түгел.
-Кыргый хайваннарга кышкы чорда азык табу бик кыен. Шуңа күрә без аларны өстәмә тукландырабыз. Моның өчен яз - җәен тиешле культуралар чәчелә, яфраказык, печән әзерләнә. Ел саен җәнлекләрне ашату урыннарын арттырабыз. Барлык җимлекләргә азык салып чыгу өчен бер көндә уртача 60 километрдан артык юл үтәргә туры килә. Хайваннарны җимлекләр янында күрмибез диярлек. Әмма кар өстендәге тапталган эзләр, сукмаклар буенча аларның нинди җәнлекләр булуы һәм бирегә нинди яктан килгәннәре җиңел ачыклана. Пошилар тозны нык ярата. Кыр кәҗәләре исә тозны шулай ук ялыйлар, әмма бөртекне өстен күрәләр, - ди Сергей Александрович.
Шунысын да әйтик, Сергей Попов терлекчелек буенча үзмәшгуль буларак та теркәлгән. Аның шәхси хуҗалыгында 17 баш ат, берничә баш сыер исәпләнә. Мал җанлы бу зат ел саен авылдашларына буаз таналар сата. Узган ел бер тананы күп балалы гаиләгә бушлай биргән. Аны авылның патриоты дияргә дә була. Чөнки малларын ул чит җиргә сатмый, бары тик авылдашларына гына сатып бирә.
-Сергей Александровичны авылның терәге дияргә була. Аның печән әзерли торган төрле техникасы җитәрлек. Печән вакытында ул авыл халкына зур ярдәм күрсәтә. Җирлек Советы депутаты буларак та
бик актив, - ди аның турында авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова.
Без инспектордан урманда берүзең йөрүе куркыныч түгелме, нинди җәнлекләр сезнең өчен куркыныч уята, дип сорадык.
-Җәнлекләрдән курыйкмыйм, аларга тимәсәң, алар куркыныч түгел. Менә браконьерлар куркыныч. Әлбәттә, без биләмәне аучылар белән бергәләп контрольдә тотабыз, график нигезендә кизү торулар оештырабыз, - ди ул.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: