Зәй офыклары

“Үсеш ноктасы” кысаларында шахмат уйнарга өйрәтәләр

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылды.

 

  Агымдагы уку  елында  Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә  “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәге ачылды. Ул “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Әлеге проект буенча тормыш иминлеге нигезләре, информатика, технология кабинетлары заманча җиһазландырылды, шахмат зоналары булдырылды.  Әлбәттә, шахмат уенын үзләштерү дә проектның мөһим өлеше санала.

Шахмат - балада тырышлык тудыручы уен. Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның әһәмияте – балаларның  интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итү. Шахмат ул – 1 процент талант һәм 99 процент тырышлык.  Ә ОГЭ, ЕГЭларны уңышлы тапшыру өчен тырышлык  бик кирәк.

 Гимназиядә  “Үсеш ноктасы”  кысаларында укучыларга кече яшьтән шахмат серләрен Наталья Попова төшендерә.

   23 февральдә гимназиягә шәһәр-район мәктәпләреннән шахмат уйнарга яратучылар җыелды. Судьялар әйтүенчә, әле моңа кадәр шахмат турнирларында моның кадәр катнашучы булмаган. Иң түземле, чынлап торып шахмат белән кызыксынган укучылар  көч сынашты.

“Һава торышы салкын булуга кармастан, турнирда катанашкан һәркемгә, шулай ук турнирны оештыруда ярдәм иткән төп судья  Андрей Утяганов  һәм Римма Утягановага рәхмәт белдерәбез”, -ди гимназия җитәкчелеге.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: