Зәй офыклары

Сез ярдәм итә аласыз

Республикада күп еллар дәвамында Президент Рөстәм Миннеханов рәислегендә иганәчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшләп килә. Аның эшчәнлеге балалар гомерен саклау, тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сәламәтлек буенча физик мөмкинлеге чикле сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. Шул уңайдан "Ак Барс Созидание" фонды да оештырылган. Фонд бик күп...

Республикада күп еллар дәвамында Президент Рөстәм Миннеханов рәислегендә иганәчелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча совет эшләп килә. Аның эшчәнлеге балалар гомерен саклау, тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, сәламәтлек буенча физик мөмкинлеге чикле сәләтле балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелә. Шул уңайдан "Ак Барс Созидание" фонды да оештырылган. Фонд бик күп акцияләр үткәрә. Быел ул менә нинди акцияләр планлаштыра:

"Балага ярдәм ит" ("Помоги ребенку") - бу акциягә кушылып, сез авыр хәлдәге балаларга адреслы ярдәм күрсәтә аласыз;

"Мәрхәмәтле терминал" ("Добрый терминал") - авыру балаларга тиешле дәва, катлаулы, югары технологияле,түләүле операцияләр ясау өчен;

"Кадерле ветераныбыз" (Дорогой наш ветеран") - Бөек Ватан сугышы ветераннарына стационар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә дәвалану өчен уңайлы шартлар тудыру өчен ;

"Дуслар, кулга кул тотынышыйк" ("Возьмемся за руки, друзья!") - физик мөмкинлеге чикләнгән сәләтле балаларга ярдәм өчен;

"Зур гаилә" ("Большая семья") - күп балалы гаиләләргә ярдәм өчен;

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" ("Помоги собраться в школу") - аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә алынган, инвалид балаларга булышлык итү өчен.

"Ак Барс Созидание" иганәчелек фондының реквизитлары:

ОГРН 1061600052425

ИНН/КПП 1658079690/165701001

р/с 40703810100020000999 в ОАО "АК БАРС" БАНК

БИК 049205805

корреспондентский счет 30101810000000000805

назначение платежа (название акции)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: