Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар

Шадриков республика халкын санитар-экологик икеайлыкка чыгарга чакырды

Узган ел, үз-үзеңне изоляцияләү аркасында, икеайлыкта катнашучылар саны кимегән иде.

Татарстанда 1 апрельдә санитар-экологик икеайлык башлана. Бүген Казанда узган брифингта ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков волонтерларны, активистларны һәм республика халкын санитар чистарту эшләрендә актив катнашырга чакырды.

"Табигатьне саклау эшендә фикердәшләр — халык, волонтерлар, иҗтимагый оешмалар активистлары арта бара. Быел да без аларның ярдәменә өметләнәбез", - диде ул.

Министр билгеләп үткәнчә, республиканың бай табигый мирасы бар — бездә 1 миллион гектардан артык урманнар, 500 мең га аеруча саклаулы табигать территорияләре, 36 меңнән артык су объекты бар, алар төбәк территориясенең 6,4 процентын биләп тора. Әйләнә-тирәбездә табигать ял итү өчен уңайлы шартлар тудыра. Әмма уңайлылык кешенең даими яшәү урыннарында — шәһәрләрдә һәм авылларда да булырга тиеш, дип саный Шадриков.

Яз көне, кар эрегәндә, ишегалларында һәм юлларда төрле көнкүреш чүп-чары кала. Санитар-экологик икеайлык вакытында республика халкы үз яшәү урыннарында тәртип урнаштыру өчен көчләрен берләштерергә тиеш.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел, үз-үзеңне изоляцияләү аркасында, икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлек хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Башка  елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан.

Зәйдә санитар-чистарту икеайлыгына багышланган киңәшмәдә  координацион эш өчен эшче төркем составы, төп чаралар планы раслануы турында хәбәр иткән идек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев