Яңалыклар

Шагыйрь истәлегенә дәрес

Югары Шепкә мәктәбендә бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең истәлегенә багышланган батырлык дәресләре узды. Бу дәресләрдә укучылар аның шигырьләренә язылган җырларны тыңладылар, “Алтынчәч”тән өзекләр карап хозурландылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, презентацияләр ясадылар.

Иң күңелле өлеш “Тыйнак батырлык” дигән кичә булды. V-VII сыйныф укучылары Муса Җәлилнең “Кызыл ромашка”, “Куян”, “Хәдичә” әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Алып баручылар Ралина Миңнеханова, Сөмбел Мингалина шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән генә таныштырып калмадылар, үзләре дә төп рольләрдә уйнадылар. Алинә Миңнеханова, Гөлинә Шәрәфиева,  Тимур Шәмсетдинов, Илзирә Гомәроваларның чыгышлары тамашачылар күңеленә хуш килде.
Люция Хәбибрахманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

" prefix="og: http://ogp.me/ns#"> Шагыйрь истәлегенә дәрес
Зәй офыклары

Зәй шәһәре

Яңалыклар