Зәй офыклары

Шактый төр җинаятьләр кимегән

Узган атнада район эчке эшләр бүлеге агымдагы елның беренче яртысында оператив эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Әлеге эшчәнлекне эчке эшләр блеге башлыгы урынбасары, полиция башлыгы Алексей Симцов анализлады.

Аның чыгышыннан күренгәнчә, 2019 елның 6 аенда шәһәр-районда 261  җинаять теркәлгән. Шул ук вакытта көчләү, урлау, талау кебек җинаятьләр саны кимегән.
Шәхескә карата  кылынган 74 җинаять теркәлгән, шуның 97,3 проценты тикшерелгән. Теркәлгән барлык җинаятьләрнең  46,3 проценты -  милек белән бәйле җинаятьләр (урлау).
6 айда икътисад өлкәсендә 5 җинаять теркәлгән. Суд каравына авыр  4 җинаять эше тапшырылган (узган ел 3 булган).
Утлы коралның законсыз әйләнеше бүлек хезмәткәрләре игътибар үзәгендә. Ел башыннан утлы коралның законсыз әйләнеше белән бәйле 6 җинаять теркәлеп, әйләнештән 2 берәмлек корал алынган.
-Быелның беренче яртысында наркотиклар белән бәйле 17 җинаять теркәлеп, шуның 11е тикшерелде. Отчет чорында наркотиклар тәэсирендә булган 20 кеше ачыкланды, 18 кеше административ җаваплылыкка тартылды,  -диде Алексей Симцов.
Ул эзләүдә булган кешеләрнең кимүен билгеләп үтте. 6 айда  эзләүдәге 6 җинаять кылучы эзләп табылган, хәбәрсез югалган 4 кешенең кайда булулары ачыкланган.
Әлбәттә, эчке эшләр хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен саклау буенча да зур эш башкарган. Хезмәткәрләр 6 айда барлыгы 12 мең кеше катнашкан 46 чарада җәмәгать тәртибе сагында торган.
Быел  җәмәгать урыннарында 47 җинаять кылынган. Шул ук вакытта урамда кылынган җинаятьләр саны 46,4 процентка кимегән.
Җәмәгать урыннарында исерек хәлдә булган -  307, штрафларын түләмәгән 71 кеше  административ җаваплылыкка тартылган.
Шунысы игътибарга лаек, быелның беренче яртысы нәтиҗәләре буенча яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр 21,4 процентка кимегән. Балигъ булмаган балаларына тиешле тәрбия бирмәүчеләргә карата 3 җинаять эше узгатылган. Бүлектә  профилактик исәптә имин булмаган 52 гаилә һәм 45 яшүсмер  тора.
Ел башыннан 13 кеше әти-әни хокукларыннан мәхрүм ителгән.
Шунысын да әйтик, беренче яртыеллыкта исерек хәлдә кылынган җинаятьләр саны 31,4 процентка кимегән. Айныткычка 227 кеше китерелгән.
Отчет чорында җинаятьләрне кисәтү буенча шактый эш башкарылган: ялгыз яшәүче өлкәннәр белән сак булу турында әңгәмәләр уздырылган, белешмәлекләр таратылган. Барлыгы 819 кеше белән әңгәмә үткәрелгән.
2019 елның 6 аенда район юлларында 429 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 кешенең гомере өзелгән, 26 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: