Зәй офыклары

Шанлы сугыш йоткан нәсел

Җиңү көненә ай ярым вакыт калып бара. Югары Баграж авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл төзекләндереләчәк, улларын Ватан иминлеге өчен көрәшкә биргән ана гәүдәләнгән яңа композиция урнаштырылачак, ди җирлек җитәкчелеге. Югары Баграж авылыннан Акулина белән Андрей Черновларның сугышта өрлектәй биш улларын югалтулары һәйкәл композициясендә чагылыш табачак.

Черновларның сеңлесе Зинаи-да Урамова 9 Майны ел да зур дулкынлану хисе белән көтеп ала иде.  Ел да алты абыйсының фотосурәтләрен тотып Җиңү парадына чыга иде. Зина түтинең дә  бакыйлыкка күчкәненә ике ел.
Черновларның  нәселләрен йота каһәр сугыш. Адәм күтәрә алмаслык кайгыдан әниләре  сыгылып төшә: күз яше кибә, тора-бара сукырая. Андрей ага  - Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан солдат. Ул сугышка киткәндә олы уллары Николай туган була. Анд-рей сугышта тиф белән авырый. Аңын югалткан солдатны, үлгән дип, үлекләр җыя торган суык амбарга салганнар. Әкренләп аңына килеп, амбарга кергән солдатларга исәнлеген белдереп, кулын күтәрә ул. Ватан сугышына баһадирлар тудыру өчен исән калгандыр, күрәсең. Андрейны госпитальдә дәвалангач, туган иленә озаталар.
Акулина ирен гражданнар сугышына озатканда өй тулы бала белән кала. Аларның берсе әтисен әнисе итәгенә ябышып, икенчесе үрмәләп, өченчесе исә - бишектә, дүртенчесе карынында килеш озата. Яраланса да, аннан да исән кайта Андрее. Ә менә авылны аклар алып, Югары Баграж ир-егетләрен аклар составына җыйганда Акулина ирен саклап калырдай хәйлә таба. Ирен урынга салып, «хаста» ясый.
Ил-көн тынычлана, Совет власте урнаша. Черновлар гаиләсе ишәя бара: алты улдан соң төпчекләре булып кыз бала туа. Тик сугыш, аннан соңгы авыр еллар Зинага иркәләнеп үсәргә генә ирек бирми...
Ил агасы Андрей Ватан сугышына алынмый. Улларын бер-бер артлы фронтка җибәрәләр. Берьюлы икешәр улын сугышка озатырга туры килә аңа. Зина абыйларының кайсы елда, кайсы көнне киткәнен, кайчан алардан кара мөһерле хат килгәнен хәтеренә сеңдереп калдыра.
Алтынчы абыйсы  Александр сугышка 1943 елның 9 ноябрендә - олы дәдәләре Николайның үлеме турында хәбәр килгән көнне алына. Александр, күз яшен йотып, фашистларны юк итү нияте белән фронтка китә. Дошманны үз өненә кадәр куып таратып, үч ала. Туган нигезгә яраланып, култык таягы белән булса да кайта ала.
Алты лачынын очырган ананың баласын күрү шатлыгыннан еларга инде күз яше дә калмаган була. Зинаида әти-әнисе кичерешләре белән яши. Абыйларына хат язучы, килгән хатларны укучы була. «Яраткан сеңлебез, без сине кайткач укытырбыз», - дип яза торган була аңа дәдәләре. Черновлар берсеннән-берсе укымышлы, абруйлы булалар.
Черновларның өлкән уллары Николай Минзәлә педагогия училищесын тәмамлап, туган авылына укытучы булып кайта. Егетне тора-бара директор итәләр. Кешелеклелеге өчен дә, педагог, җитәкче буларак та яраталар аны. Өйләнеп җибәрә, сугышка киткәндә ике улы кала. Сталинград сугышында катнаша, Псковны фашистлардан азат иткәндә һәлак була.
«Ермолай агам тагын да җаваплырак постларны биләде, гаиләле иде. Алдагы тешләре сирәк булганы әле дә хәтеремдә», - дип искә ала иде Зинаида апа. Ермолай Андреевичны Казан Кремлендә эшләп тәҗрибә туплагач, КПСС райкомына эшкә чакырып алалар. Ул 1945 елның гыйнварында  Венгрияне азат иткәндә һәлак була.
Яшь аермалары ике ел булган Георгий белән Филипп фронтка бер көнне алынып, бер атка утырып китәләр. Георгий да укымышлы була: Свияжск шәһәрендә техникум тәмамлап, җир эшләре белгече булып Зәйгә эшкә кайта. Армия хезмәтенә Одессага эләгә. Сугышны шунда хезмәт иткәндә каршылый. Әсирлеккә эләгеп, һәлак була.
Ә менә Филиппны кечкенәдән медицина өлкәсе кызыксындыра. Максатына ирешә торганнардан була ул. Казанда медицина училищесында укып, Түбән Бишкә фельдшер булып эшкә кайта. Медицина институтына укырга керү хыялын сугыш җимерә. Ул Чернигов шәһәре тирәсендәге сугышта була. Соңгы сулышын алганда: «Әниемне юатып языгыз», - дип үтенә.
Акулина белән Андрей Черновларның бишенче улы Иван да укытучы була. Рус телен яхшы белгән Иван балаларны рус теленә төшендерә. Комсомол секретаре буларак, бик актив була. Сугышка Ленинградка эләгә, разведкага киткән җиреннән кайтмый.
Сугыш елларында бушаган нигез, сугыштан соң да буш... Гаилә башлыгы сугыш тәмамланып ике ел узгач, шушы зур кайгылар өстенә гражданнар сугышында алган яралары яңарып, үлеп китә. Ана исә соңгы сулышына кадәр улларын көтеп яши. Аңа ирен, сугыштан яраланып кайткан улы Александрны да җирләргә туры килә. Ә менә алты улының берсенә дә әнисен тәрбияләргә, соңгы юлга озатырга язмаган. Әле дә ярый төпчеккә кыз бала туган. Зинаида Андреевна сукыр әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озата. Соңгы көненә кадәр улларының кайтырына өмет иткән ана. «Кызым, дәдәләрең кайтса, танымыйча кертми торма берүк», - дип соңгы сүзен әйтеп үлә.
Бер нигездән биш ул... «Хәтер китабы»ның тулы бер битен били Черновлар. Александрны «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дигән китапка кертәләр.
Зәйдә бер урам туган илне фашистлардан саклаганда башларын салган әлеге биш бертуган   Черновлар исемен йөртә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: